Арча районы оешмалары һәм авыл җирлекләре Яңа ел бәйгесендә катнаша
Бәйрәмгә бизәлгән урыннарның кайберләрен сезгә дә тәкъдим итәбез
“Арча элеваторы“ коллективы (җитәкчесе Ләйсән Әһлиуллина) 2025 елда районыбыз кырларында үскән мул уңышны тоткарлыксыз кабул итте, урып-җыюны вакытында һәм югалтуларсыз җыйнап алуга зур өлеш кертте.
Коллектив махсус хәрби операция зонасындагы якташларыбызга гуманитар ярдәм туплауга да зур өлеш кертә.
Яңа елны да территорияләрен бик матур итеп бизәп каршылый алар.
Арчаның 6 номерлы урта мәктәбе районда гына түгел, республикада да матур уңышлары белән билгеле. 2025 елда республика бәйгеләрендә җиңүләр яулап, район данын югары күтәрделәр. Яңа елны да башка еллардан аермалы итеп, әнә шулай балкып каршылыйлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев