Арча районы Шура авылында «Дуслык» балалар патриотик төркеме гуманитар ярдәм әзерли
Шура авылы клубы мөдире Клара Хөсәенова булдырган «Дуслык» төркемендә сигез бала шөгыльләнә
Районыбыз авылларында төрледән-төрле волонтерлар төркемнәре эшли. Менә инде өч елдан артык алар һәркайсы махсус хәрби операция барган зонага ярдәм әзерли. Өлкәннәр генә түгел, мәктәп укучылары да бу эшкә битараф түгел.
Шундый төркемнәрнең берсе Шура авылында да бар. «Дуслык» патриотик төркеменә сигез укучы йөри. Аларның җитәкчеләре – клубы мөдире Клара Хөсәенова.
«Әлеге балалар белән без атнага бер тапкыр кичке вакытта очрашабыз. Туган якны саклау, ватанпәрвәрлек темаларына сөйләшәбез, авылда ярдәмгә мохтаҗларга булышабыз. Инде менә ничәнче ел махсус хәрби операциягә ярдәм әзерлибез. Чәй пакетлары тутырабыз, сохарилар китперәбез, госпитальгә бинтлар әзерлибез, хатлар язабыз. Балалар бик теләп ярдәм итә», – ди Клара ханым.
Махсус хәрби операция барган зонага Шура авылыннан өч егет киткән: Айзат Рахматуллин, Раят Мәгъсүмов һәм Рүзәл Низамов. Шуралылар авылларының батыр егетләре өчен ышанычлы тыл булып тора. Исемле посылкаларны ай саен җибәреп торалар.
«Авыл халкы белән һәрдаим җыелышып кирәкле әйберләрне алып торабыз. Генератор, рация алып җибәрдек, шәмнәр ясыйбыз, маскет сеткалар үрәбез. Бу эшләрдә балаларның да битараф булмавы куандыра. Алар белән яу кырында булган егетләребезнең әти-әниләре янына барып торабыз, кирәк эштә ярдәм итәбез», – дип уртаклашты Клара Хөсәенова.
Әле соңгы көннәрдә генә дә алар 200 чәй пакетлары тутырган һәи исемле посылкалар әзерли. Гуманитар ярдәмнәрне Яңа Кенәр яки Арча волонтерларына илтәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев