erid:2VtzquqpS7d
Арча районында йөк машинасы хатын-кыз велосипедчыны таптатып үтергән
Арча яңалыклары

Арча районында йөк машинасы хатын-кыз велосипедчыны таптатып үтергән

Кичә, 24 апрельдә районда кеше үлеменә китергән юл-транспорт һәлакәте булган. Бу хакта Татарстан Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә.

Ведомство мәгълүматлары буенча, «Газель» автомобиленең йөртүчесе куркынычсыз тизлекне сайламаган һәм юл аша чыгучы велосипедчыны бәрдергән.

Фаҗига урынында автоинспекторлар эшли.

Чыганак: Татар-информ

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан  да белә аласыз

 


Нет комментариев