Арча районында «Күрше фест»ның кышкы сезонына старт бирелде
Татарстанда «Күрше» фестиваленең кышкы сезоны башланды: республиканың район һәм шәһәрләреннән 49 проектка кышкы бәйрәмнәр оештыру өчен грантлар бирелгән иде
Җиңүчеләр арасында Арча районының да булуын язган идек. Проектны район мәдәният йорты тормышка ашыра.
Бүген районыбызда «Татарстанда кыш» программасы кысаларында узучы «Күрше фест» бәйгесе чараларына старт бирелде. Ул «Дуслык күпере» этномәдәни квесты форматында узды.
Катнашучыларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Эльвира Вафина сәламләде.
- Мондый проект өчен Республикабыз Рәисенә олы рәхмәтемне җиткерәм. Район мәдәният йортын җиңүчеләр арасында булулары белән ихлас котлыйм. Чөнки бу җиңүне яулау бәхете барлык районнарга да елмаймады. «Дуслык күпере»нең уңышлы узуын һәм райондашларыбызны мөмкин кадәр күбоәк җәлеп итүен телим, – диде ул.
«Дуслык күпере» квесты районыбызда яшәүче төрле милләт халыкларының гореф-гадәтләре, җыр-биюләре, милли уеннары белән танышырга мөмкинлек бирде. Сәхнәдә “Шишор” мари халык фольклор ансамбле, “Русская песня” халык вокаль ансамбле, “Туым җондызы” керәшен фольклор коллективлары чыгыш ясаса, уен мәйданында төрле халык уеннары алып барылды.
“Чишмәгә суга бару”, “Киез итек”, “Коймак пеш”, “Җитез чана”, керәшен халкының улактан йомырка тәгәрәтү кебек уеннары һәркемнең күңеленә хуш килде. Балалар да, олылар да рәхәтләнеп күңел ачты. Спорт уеннарыннан тыш милли уеннарның да урын алуы, тәрбияви чара да булып торды. Катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Кыш бабай белән Кар кызының килүе бәйрәмгә тагын да ямь өстәде. Иң кызыклы мизгелләрнең берсе – Җиңү паркы буйлап яшерелгән бүләкне эзләү булды. Бәйрәмгә килүчеләр мәйдан буйлап таралып, квестның төп бүләген эзләде. Камилә исемле кызчык иң җитез эзтабар булып чыкты, балалар мәйданчыгына яшерелгән Кыш бабайның кызыл оекбашын беренче булып тапты. Аңа таудан шуу өчен ватрушка тапшырылды.
Моннан тыш һәркем кайнар чәй, тәмле коймак белән сыйланды һәм төрле милләтләр орнаменты белән бизәлгән чыршы уенчыгы ясай буенча осталык дәресләрендә катнашты.
“Дуслык күпере” квесты шулай ук 23 гыйнвар Көнчыгыш бистәсендә урнашкан Г.Тукай исемендәге паркта (мәчет янында), 13 февраль Бакый Урманче урамы, 18 йорт янында узачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев