Арча районында профилактик рейд узды: хокук бозулар ачыкланды
Дәүләт техник тикшерүе уздырган рейд барышында инспекторлар 16 үзйөрешле машинаны тикшерде һәм дүрт административ хокук бозу фактын ачыклады.
1 декабрьдә Арча районында үзйөрешле машиналар катнашында юл-транспорт һәлакәтләрен һәм бәхетсезлек очракларын кисәтү максатыннан бердәм профилактик рейд үткәрелде. Тикшерүне Дәүләт техник тикшерүенең Әтнә районы буенча бүлеге баш дәүләт инженер-инспекторы Рафил Сабиров һәм Арча районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы Габделхак Касыймов уздырды.
«Рейд барышында 16 үзйөрешле машина тикшерелде. Техниканы файдаланудагы төрле кагыйдә бозулар өчен 4 административ эш кузгатылды”, – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Дәүләт техник тикшерүенең Арча районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы Габделхак Касыймов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев