Арча районында район Советының чираттагы утырышы узды
Бүген Арча район Советының утырышлар залында бишенче чакырылышның 9 нчы чираттагы утырышы узды. Аны район Советы рәисе, Арча муниципаль район башлыгы Алмаз Хисаметдинов алып барды.
Көн тәртибенә районның социаль-икътисади үсеше өчен мөһим булган мәсьәләләр кертелде. Депутатлар 2026 елга һәм 2027–2028 еллар план чорына Арча муниципаль районы бюджетына үзгәрешләр кертүне карадылар.
Шулай ук 2021–2025 елларда дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру буенча муниципаль программаның нәтиҗәләре тикшерелде һәм 2026–2030 елларга яңа бурычлар билгеләнде.
Моннан тыш, утырышта балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе составына үзгәрешләр кертү, җир участокларын сату һәм арендага бирү буенча аукцион үткәрү тәртибе, шулай ук район Советының кайбер карарларын үз көчләрен югалткан дип тану мәсьәләләре каралды.
Кабул ителгән карарлар муниципалитетның алдагы үсешенә һәм җирле үзидарә органнары эшен камилләштерүгә уңай йогынты ясар дип көтелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев