Механизаторларга һәм вазыйфаи затларга куркынычсызлык техникасын һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү буенча таләпләр аңлатылды
17 апрельдә Арча районының “Комсервис” һәм “Армада” ширкәтләрендә үзйөрешле машиналарга һәм тагылмаларга чираттагы техник карау узды.
“КомСервис” ширкәте техник карау өчен 5, “Армада” ширкәте – 4 техника тәкъдим итте. Техника куелган таләпләргә туры килә һәм аңа техник тикшерү узу турында таныклык биреләчәк”, – дип билгеләп үтте бүлек җитәкчесе – Татарстан Республикасы Арча районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы Габделхак Касыймов
Техник күзәтүгә йомгак ясап, механизаторларга һәм вазыйфаи затларга куркынычсызлык техникасын һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү буенча таләпләр аңлатылды.
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан да белә аласыз
Нет комментариев