erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Арча районыннан 11 гаилә 15 чакрым юлны җәяү узды

Узган ялларда районыбызның 11 гаиләсе табигать кочагында ял итте

Арча укучылар сараенда эшләп килүче «Сәламәт Арча» проекты районыбызда инде берничә ел гамәлдә. Быелгысы Татарстан Республикасы Рәисе гранты ярдәмендә һәм «Татарстанда Җәй» республика программасы кысаларында тормышка ашырыла.

Әлеге проект кысаларындагы «Ял-Юл» җәяүле гаилә сәяхәте быел икенче тапкыр узды. Узган ел Курса-Гөберчәк-Мөрәле маршруты җәяү үтелсә, быел Өчиле-Чиканас-Яңа Иябаш-Яңа Кырлай аралыклары узылды. 

Сәяхәткә район мәдәният йорты каршыннан тантаналы рәвештә старт бирелде. Ачылышта район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Эльвира Вафина, Укучылар сарае һәм “Сәламәт Арча” проектының җитәкчесе Руслан Гыйниятуллин һәм Идел буе дәүләт физик тәрбия, спорт һәм туризм университеты доценты, төп хөкемдар Равил Нәбиуллин катнашты. 

«Булган эшләрегезне читкә куеп, бу ике көнегезне шушындый ялга багышлавыгыз сокландыра. Биредә инде икенче ел рәттән катнашучылар да бар. Димәк бу проект кирәкле һәм гаиләләргә ошый. Сәяхәтегезне күңелле һәм файдалы итеп уздыруыгызны телим», – диде Эльвира Вафина.

Алга таба чараны оештыруда үзенең зур өлешен кертүче Равил Нәбиуллин куркынычсызлык кагыйдәләре һәм сәяхәтнең тәртибе белән таныштырды. 

Өчиле-Яңа Кырлай

Гаиләләрне ике автобус Өчиле авылына илтеп куйды. Җәяүле сәяхәт авылның мәчете яныннан башланып китте. Истәлекле урыннар турында «Казан арты» музееның бүлек мөдире Ленар Гобәйдуллин таныштырып барды. 

 

Быелгы сәяхәт Габдулла Тукайның тормыш юлына багышланган иде. Тукай эзләреннән барганда, гаиләләр туган ягыбыз табигатенең матурлыгына гына сокланып калмыйча, районның һәм шагыйрь тормышының гаҗәеп тарихы белән дә таныштылар.

Катнашучылар шулай ук спорт һәм туризм буенча төрле сынаулары уздылар: өчпочмак ярдәмендә ераклыкны билгеләделәр, бездә үсә торган үсемлекләрне танырга өйрәнделәр, төеннәр бәйләргә һәм альпинист кирәк-яраклары белән эш итүне үзләштерделәр. Бигрәк тә балаларга һәр яңалык кызыклы булды.

Маршрутның яртысын узгач, Чиканас авылы янындагы урманнан соң, гаиләләр төшке ашка тукталды. Укучылар сарае хезмәткәрләре учакта тәмле аш һәм коймаклап пешереп куйган иде. «Мондый походка без көн дә йөрергә риза», – дип көлеште катнашучылар.

15 чакрым җәяүле кичүдән соң, катнашучылар Яңа Кырлай авылындагы лагерьга барып җиттеләр. Төп ял аланында гаиләләрне әлеге сәяхәт өчен махсус язылган “Ял-Юл” гимны каршы алды. Озын юл узуга карамастан, бирегә елмаеп, “Без бәхетле!” дип килеп керде катнашучылар. Бу сүзләрне узган елгы сәяхәттән «Ял-Юл»ның девизы итеп кабул иткәннәр иде.   

Һәр гаилә үзенә бүлеп бирелгән урынга урнашып, палаткалар корды һәм кичке аш пешерергә кереште. Ә пешерү өчен бар да әзерләп куелган: һәр гаиләгә аерым казан, карабодай ярмасы, токмач, кишер, суган, май, чәйгә печенье, тоз һәм шикәр. Кыскасы, ике көн яшәр өчен барлык шартлар да тудырылган, рәхәтләнеп ял итәсе генә кала.

Кич белән гаиләләрне уеннар, җыр-бию, җанлы аралашу көтте. Көн дәвамында алган тәэсирләр белән җылынып, һәр гаилә үз палаткасында төн кунды.

Иртән катнашучылар Габдулла Тукай музей комплексында, Сәгъди абый йортында булдылар. Ә аннан соң спорт ориентирлашу буенча мавыктыргыч осталык дәресләрендә һәм ярышларда катнаштылар.

Рәхмәт сүзләре

Сәяхәттән һәр катнашучы онытылмаслык хис-кичерешләр, истәлекле бүләкләр алып китте. Әлеге проект икенче мәртәбә генә узса да, районда инде популярлык казанды. Күп кенә гаиләләр киләсе елга да сәяхәттә катнашырга теләк белдерде.

«Поход идеясе, оештыру, әзерлек  - барысы да югары дәрәҗәдә. Искиткеч актив ял. Һәркем үзе өчен күп яңалык белде, көчләрен сынады. Мондый чаралар кирәк. Ул гаиләләрне берләштерә. Оештыручыларга, җитәкчеләргә, экскурсоводларга, судьяларга һәм грант бирүчеләргә тагын бер кат зур рәхмәт. Барлык нечкәлекләренә кадәр уйланылган», – диде Гайфуллиннар гаиләсе.

Җәяүле сәяхәткә икенче ел чыгучылар да проектның дәвамлы булуын теләде.

«Мондый матур проект өчен Укучылар сараена рәхмәт. Барысы да югары дәрәҗәдә булды. Безнең гаилә инде икенче ел рәттән әлеге проектта катнаша. Бу гаилә походы гына түгел, бу барлык катнашучыларны бер зур гаиләгә берләштерүче чара. Искиткеч экскурсияләр, мавыктыргыч мастер-класслар һәм ярышлар, матур төшке аш, күңел ачулар өчен Арча Укучылар сараеның һәр хезмәткәренә һәм бу ике көндә безнең белән булган барлык катнашучыларга рәхмәт. Мондый проектлар гаиләләрне берләштерә, якынайта һәм ныгыта. Ял-юлны киләсе елда да көтәбез», – диде Замаливлар гаиләсе.

Фотолар: https://vk.com/album-185727872_307719498

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев