Арча районының «Гарипов Х.К.» КФХ җитәкчесе Хәлим Гариповка «Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде!
Бүген ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы йомгаклау коллегиясенең киңәйтелгән утырышында Арча районының «Гарипов Х.К.» КФХ җитәкчесе Хәлим Гариповка «Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде!
Аңа бу олы бүләкне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов тапшырды.
Бу — аның республикабызның агросәнәгать комплексын үстерүгә керткән зур өлешенең һәм тырыш хезмәтенең ачык дәлиле.
Хәлим Кәнәфи улын әлеге югары дәүләт бүләге белән ихлас котлыйбыз! Яңа уңышлар һәм зур казанышлар телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев