Бу оешма исеменнән күчерелгән акчалардан тыш
Районнан 26 гыйнварда китәчәк махсус хәрби операциядә катнашучыларга гуманитар ярдәм колоннасына әйберләр туплау актив рәвештә дәвам итә. Егетләребезгә ярдәм итү өчен бөтен район кузгалды. Халык берсүзсез ярдәм күрсәтергә әзер. Инде бик күп әйберләр җыйналды. Кайбер хезмәт коллективлары үз теләкләре белән аерым да акча җыеп тапшырды. Алар арасында бигрәк тә шәһәребезнең “Эталон” төзелеш оешмасы коллективын билгеләп үтәргә кирәк. Аның хезмәткәрләре, оешма күчергән акчадан тыш, үзләре 100 мең сум акча җыйды.
Махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызга тизрәк исән-сау туган якларга әйләнеп кайтуларын теләп калабыз.
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан да белә аласыз
Нет комментариев