erid:2VtzquqpS7d
Арча сәхнәсендә бәйрәм концерты
Арча яңалыклары

Арча сәхнәсендә бәйрәм концерты

Тамашачыга бәйрәм бүләге

Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан Арча Мәдәният йортында зур концерт булды. "Арча ягы туган төбәгебез, шул төбәкнең милли бизәге без" дигән исем астында оештырылган ул. Район халкын башкарма комитет җитәкчесе Ренат Гатиятов котлады. Концертта Арчабыз бизәкләре - тынгы белмәс үзешчәннәребез чыгыш ясады. Дәртле биюләр, төрле милләт биюләре, матур җырлар - тамашачыга бәйрәм бүләге булды.

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев