erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре

"Арча хәбәрләре" газетасы - Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Арча Укучылар Сарае командасы “От винта!” проектын гамәлгә ашыруга грант отты

Укучылар Сарае коллективы проекты республика грант конкурсында җиңүче булды һәм 700 мең сумнан артык финанс ярдәме алды.

«Урам» экстрим-паркында Яшьләр көненә багышланган зур бәйрәм чарасы узды. Анда Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгының грант конкурсына йомгак ясалды.

Конкурс комиссиясе Укучылар сарае коллективы тарафыннан эшләнгән “От винта” проектын югары бәяләгән һәм аны республикада иң яхшыларның берсе дип таныды.

Проект командасы әгъзасы Ләйлә Заһриева Казанда бүләкләү тантанасында катнашты. Аңа проектны гамәлгә ашыруга 700 000 сумлык сертификат тапшырылды.

Фотолар Укучылар Сарае ВК төркеменнән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев