erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Миннебикә апа Шакирова «Арча хәбәрләре»нә гомере буе язылып килгән

Киләсе елны да алдырачак.

Вәгъдә иткәнчә, Иске Кырлай авылы буйлап сәяхәтне, анда яшәүче газета укучыларыбыз белән танышуны  дәвам итәбез.

Кайсы йортка кермә, кочак җәеп, якын кешеләрен күргәндәй шатланып каршы алуларын көтмәгән дә идек. Әле өстәл әзерләп чәй дә эчертәселәр иде, вакытыбыз тарлыгын искәртеп кире кактык. Бу көнне безнең халыкның кунакчыллыгына тагын бер кат инандык.

Миннебикә апа Шакирова шушы авылда туып-үскән. Җиденче сыйныфны тәмамлау белән эшли дә башлаган.

–14 яшь тә тулмаган иде әле. Урманга ботак яндырырга җибәрделәр. Кечкенә булсам да бик тере идем мин, – дип сөйли Миннебикә апа. – Аннан Мөнирә исемле апа кияүгә китте дә, мине үз урынына фермага калдырды. Шул килүдән илле ел сыер саудым. 25 елын кул, икенче 25 елын аппарат белән. Авыл, район советы депутаты булдым Районда да күтәреп кенә йөрттеләр. Савымчылар ярышларына бик күп йөрдем һәм алардан гел беренче урынны алып кайта идем. Лаеклы ялга чыккач та җитмеш яшькә кадәр эшләдем. Төнге икедә торып фермага китә идем инде мин. Сыер бозаулый алмаса да миңа киләләр. Сарыклар да бәтиләтеп йөрдем. Махсус белемем булмаса да. Бисмилланы әйтәм дә, җиң сызганып тотынам. Бервакыт сыерның тамагына бәрәңге тыгылган, анда да төнлә минем янга йөгереп килгәннәр иде. Үлемнән алып калдым шул. Кешегә көчемнән килгәнчә изгелек эшләдем, шуның рәхмәте белән яшим дә. 83 яшь инде миңа.

– Яшь чагында концертлар куярга да йөри ул. Миннебикә апа гармунда уйный, җырлый. Иске Кырлайның атказанган артисткасы, – диде аның турында үзенчә мактап хат ташучы Фәйрүзә Әхмәтҗанова. – Аның бөтен балалары җырлый. Газеталар укый. Арча хәбәрләренә гомере буе язылып килгән. Киләсе елны да алдырачак.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Күз генә бик күреп бетерми хәзер, –  дип куйды Миннебикә апа.

Куркыныч түгел, аның янында алтын баганасы кызы Илмира бар. Казаннан кайтып тора. Башта әтисен караган, хәзер әнисе белән. Нургали абый гына вафат булган.

– 56 ел матур гомер иттек. Бик тырыш кеше иде. Амбарда да эшләде, балта остасы да иде. Биш бала үстердек. Нәкъ әтисе кебек бар эшкә дә булган, кешегә изгелек эшләргә генә торган бер улыбыз гына юк. Бала югалту ачысын да кичерергә туры килде, – диде Миннебикә апа.– Әмма бирешергә теләмим әле. Урамнарга да чыгам, кибетенә дә барам. Бер йөреп кайту үзе рәхәт бит ул.

– Быел басуга вак бәрәңге чүпләргә дә барасы иде әле. Кешедән оят, дип алмадык, – диде Илмира. – Бер як ишекне бикләп өйдә калдырсаң, икенче яктан юл табып чыга ул. Җәен җиләккә барырга җыендык. Әнине өйдә калдырырга булдык. Берзаман карасак, ул бездән алда әзерләнеп урамда көтеп тора. Казлар күп асрыйбыз без. Менә әле дә миңа каз йолкышырга чыккан иде.

Әле дә шундый тынгы белмәс җан икән Миннебикә апа. “Гомер буе эшләгәннәремә сөенәм”, – ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре