erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арча ЗАГС бүлегендә быелга 200нче пар язылышкан

Арча районында 2023 елда ничә пар язылышкан? Барлыгы ничә бала дөньяга килгән? Иң еш очрый торган исемнәр нинди? Арча ЗАГСы бүлеге җитәкчесе Фәридә Бәхтиярова белән без шул хакта сөйләштек.

Кеше туа, мәктәпкә китә, тәмамлый, кайберсе укырга, икенчеләре эшкә керә, егетләр армиядә хезмәт итеп кайта, кызлар кияүгә чыга, егетләр өйләнә һәм яңадан кеше туа... Әнә шулай тормыш дәвам итә. Оныклар, оныкчыклар белән мәш килеп кеше картайганын сизми дә кала.

Арча ЗАГС бүлегендә сигез айда 178 пар язылышса, сентябрь аенда аларның саны кискен артып китте. 20 сентябрь көнне 200нче пар балдаклар алышты.
Гаилә коручыларның 25е милләтара, ягъни татар кызы белән гарәп егете, Корея кешесе белән рус кызы, татар егете белән Бурятия кызы язылышты. Шулай ук районда Азәрбайҗан, Казахстан, Таҗикстан, Үзбәкстан гражданнары белән тормышларын бәйләүчеләр дә бар. 41 пар исә икенче тапкыр кушылды. 

Хәзер күбрәк ничә яшьтә гаилә коралар? 
Мәхәббәт тә яшьне сорап килми икән. Районның иң өлкән кияү егете белән кәләшенә 63әр яшь. Иң яшь пар да бар. Егеткә 19, кызга 18 яшь. Болары берәр очрак кына. Ә менә иң күп өйләнешүчеләр һәм кияүгә чыгучылар ничә яшьтә? Хатын-кызлар 18-24 яшь арасында гаилә корырга ашыга, ә егетләр 25-34 яшь арасын сайлый.  
Хатын-кызларны аңларга була. Аларга бала табасы, үстерәсе бар. Әмма юк, саннарга күз салсаң, яшьләр бала табарга бик ашкынып тормый икән. Күбрәк 31-35 яшьтә  әни, әти була. Дөрес, барысы да түгел. Быел, мәсәлән, районда бер хатын-кыз 19 яшендә бәби алып кайткан. Ә иң өлкән әнигә 41 яшь. Иң яшь әтигә дә 19 яшь кенә икән. Ә бер ир-ат 57 яшендә әти булган.
35 гаиләдә беренче бала алып кайтканнар, ун гаиләдә дүртенче, дүрт гаиләдә бишенче бала туган. Алты, җиде, сигезенче бала туган гаиләләр дә бар.
Сигез айда 144 бала теркәлгән. 2023 ел районда малайлар елы, дигәннәр иде. Ялгышканнар. Кызлар икегә булса да күбрәк туган. Кызлар 73 булса, малайлар – 71.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Бала алып кайтканнан соң исем табу проблемасы килеп баса.

Башка гаиләләрдә дә шулайдырмы ул, әтисе бер, әнисе икенче исем әйтә, шунда әби-бабай килеп кушыла. Матур да, үзенчәлекле дә, сирәк очрый торган исем дә табасы килә. Ахыр чиктә балалар бакчасында бер төркемдә бер исемдә берничә бала булып чыга. 
Арча ЗАГС бүлеге җитәкчесе әйтүенчә, быел иң популяр ир-егетләр исемнәренә Аяз, Камил, Ранэль, Самир һәм Эмиль  керсә, иң еш кушыла торган кызлар исемнәре  Амалия, Адилә, Әминә, Зәлинә, Зәринә, Мәдинә һәм Раяна икән.

Кайбер әти-әниләр сирәк очрый торган исемнәрне дә тапканнар. Шулай Арсен, Маркел, Мирослав, Данис, Айсель, Индира, Ильфина, Тамина, Хәят һәм Жасмин барлыкка килгән.
 Кызганыч, тормыш һәрчак ал төстә генә булмый. Төрле сәбәпләр белән аерылышучылар да бар. Аз да түгел. Сигез айда 69 пар аерылышкан. Сигезе ике якның да ризалыгы белән, 61е суд карары нигезендә. 
Шулай ук сигез айда 431 кеше вафат булган. 213е – ирләр, 218е хатын-кызлар.
Әле ел дәвам итә. Сентябрьне тәмамлыйсы һәм алда башланмаган өч ай бар. Тагын ничә гаиләдә туй гөрлисе, балалар тавышы яңгырыйсы бар. Хәере белән булсын.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев