erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчада әти-әниләр бердәм дәүләт имтиханнары тапшырды

Арчаның икенче мәктәбендә 11нче сыйныфта укучы балаларның әти-әниләре рус теле буенча бердәм дәүләт имтиханнары тапшырды.

Бу көннәрдә бөтен ил буенча “Бергә тапшырабыз. Әти-әниләр тарафыннан бердәм дәүләт имтиханы тапшыру көне” акциясе бара. 21 мартта әлеге акциягә арчалар да кушылды. Бу көнне Арчаның икенче мәктәбендә 11нче сыйныфта укучы балаларның әти-әниләре бердәм дәүләт имтиханы тапшырып карады. Алар рус теле буенча белемнәрен сынады. Бердәм дәүләт имтиханнары тапшыру балалар өчен бер яктан 11 ел дәверендә мәктәптә алган белемнәрен сынау булса, икенче яктан аларга психологик яктан да әзер булу мөһим. Мондый чакта гаилә, әти-әниләрнең терәк булуы аеруча мөһим.

“Бергә тапшырабыз. Әти-әниләр тарафыннан бердәм дәүләт имтиханы тапшыру көне” акциясе дә әти-әниләрне имтихан тапшыру кагыйдәләре, тәртибе, биремнәре белән таныштыру максатында уздырыла. Район мәгариф идарәсе методисты Ирина Глазкова биремнәрнең ничек эшләнүе, кайчан кәгазьгә чыгарылуы, ничек тикшерелүе, имтихан тапшыру пунктларында күзәтүчеләр эшәчәнлеге, видеокамералар эшләве, нәрсә эшләргә ярый, нәрсә ярамый – барысы турында да тулы мәгълүмат бирде.

Имтихан тапшыру пунктына әти-әниләр, нәкъ чыгарылыш сыйныф укучылары кебек үк, телефоннарын, башка әйберләрен калдырып, металл тикшерү җайланмасы аша үтеп керде. Укучылардан аермалы буларак, алар имтиханның кыскартылган вариантын язды. Аларга кыска җавап таләп ителә торган 7 бирем һәм бирелгән текст буенча мини-сочинение язарга тәкъдим ителде.

Әти-әниләр белән бергә бердәм дәүләт имтиханын район мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Зөлфия Кәлимуллина да  тапшырып карады.

“Грамматиканы белү һәр кешегә кирәк, дип саныйм, – диде ул. – Минем өчен биремнәр авыр булмады. Үземне тикшереп карыйсым килде”.

“Минем кызым Динә быел Арчаның икенче мәктәбен тәмамлый. Рус теле, математиканың база өлеше, химия һәм биология фәннәреннән имтихан тапшырырга җыена, – дип сөйләде Эльмира Хәйретдинова. – Мин үзем дә укытучы булып эшлим. Шуңа имтихан тапшыру процессы миңа таныш. Әти-әниләргә дә үзләрен балалар урынына куеп карап, имтихан тапшырып карау кирәк, дип саныйм. Бер яктан, бала бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре белән үзе теләгән уку йортына керә алса, икенче яктан ул барыбер стресс кичерә. Гомумән, һәр имтихан – ул стресс. Шуңа күрә укучыларга әти-әниләренең таянычын тою бик мөһим”.

Имтихан тапшырып карарга Апаз мәктәбенең 11нче сыйныф укучысы Зәринә Гарипованың әнисе белән әтисе дә килгән иде.

“Мин үзем рус теле укытам, – дип сөйләде кызның әнисе Альбина Гарипова. – Узган ел олы кызыбыз Руфина да бердәм дәүләт имтиханнары тапшырды. Ул рус теле буенча 91 балл җыйды. Зәринә дә медальгә бара. Мин имтихан тапшыру процессы белән таныш. Биремнәрне дә тиз эшләп чыктым. Иптәшем әле эшләп калды. Ул совхозда эшли, аның өчен бу яңалык. Бердәм дәүләт имтиханнарын ул да күзалласын дип алып килдем бүген аны да. Әти-әниләр битараф түгел, кызыксыналар, сораулар бирәләр. Имтиханда биремнәргә дөрес җавап бирүдән тыш, бланкларны дөрес тутыру да мөһим. Мондый чараларда әти-әниләр үзләрен бөтен яклап сыный”.

“Минем улым Илсаф Ашытбаш мәктәбен тәмамлый. 10-11 сыйныфны берүзе укыды. Ташкичүдән йөреп укый. Имтиханнарны рус теле, математика, физикадан бирергә җыена, – диде Ташкичүдән Гүзәлия Хәкимова. – Без үз вакытында имтиханнарны билетлар белән бирдек. Менә бүген бердәм дәүләт имтиханының да нәрсә икәнен белдем. Куркыта”.

Алда чыгарылыш сыйныф укучыларын да, аларның әти-әниләрен дә зур сынау көтә. Һәр укучыга мтиханнарын уңышлы тапшырып, үзләре теләгән уку йортларына керергә язсын!

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X