erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчада бер йорт файдалануга тапшырылды (+фотолар)

Өй туйлары гөрләячәк

Арчаның Бакый Урманче урамында урнашкан 18нче йортны файдалануга тапшыру тантаналы төстә үтте.

Мондый чарага бәйрәм төсе кертү дөрес тә. Чөнки кулга фатир ачкычы алу хуҗалары өчен иң зур шатлыкларның берсе.

 

Ачылу тантанасы иртәнге тугызга билгеләнгән булуга карамастан, хуҗалары, аларның гаиләләре, якыннары, туганнары күпкә алдан килеп көтеп тора иде инде. Арча Мәдәният йорты хезмәткәрләре Данис Гайфуллин һәм Расих Галимҗанов матур җырлары белән тантанага чын бәйрәм төсе кертте, түземсезлек белән ишек ачылуын көтеп торучыларның күңелләрен күрде.

 

Бик матур күпкатлы бина ул. Шәһәрдәге иң матур йортларның берсе, дисәк тә ялгыш булмас. Каршында гына җиденче балалар бакчасы. Оныкны шунда илткән саен: “Эх, бу йортта яшәсәң иде ул”, – дип кызыгып йөрдем. Төзүчеләрнең, Зиннур Гарифуллин җитәкләгән “МСО” ширкәте эшчеләренең тырышлыкларын гына түгел, күңел җылыларын да биргәне күренеп тора. Нинди салкын кышта да туктап тормыйча, армый-талмый эшләде алар. Өй салуның ние бар, мүклисе дә чутлыйсы, дисәләр дә, аның нинди авыр хезмәт икәнен төзүчеләр үзләре генә белә. Шуңа фатир хуҗаларының хезмәтләреннән канәгать булуы алар өчен дә зур шатлык.

 

Районда яңа йорт ачу яңалык түгел. Халыкны торак белән тәэмин итү бездә уңышлы бара. Әлеге йорт урнашкан Төньяк бистәсендә генә дә никадәр йорт калкып чыкты инде. Үзе бер кечкенә шәһәрчекне хәтерләтә бу тирә. Янында гына ике балалар бакчасы, мәктәпләре дә ерак түгел, кул сузымында гына булмаса да, ун минутта барып җитеп була. Шәһәр үзәгенә төшеп менү дә әлләни вакытны алмаячак. Фатир хуҗаларының яшьләр икәнен исәпкә алганда, парлашып йөреп кайту инде ул.

 

– Әле кайчан гына бу урында карьер иде. Менә хәзер шунда ике балалар бакчасы, күпме йорт төзелде, – диде тантанада район башлыгы Илшат Нуриев. – Мәктәпләрне төзекләндерәбез. Бишенче гимназиядә төзекләндерү эшләре бара. Мәктәп яшендәге балалары булган гаиләләре өчен ул якында гына. Бинаны салган өчен төзүчеләргә, тырыш булганнары өчен халыкка рәхмәт. Исән-сау булып, бер-беребезнең кадерен белеп яшик. Бу йорттан махсус хәрби операция барган зонада хезмәт итүче дүрт егетебез гаиләләренә дә фатир ачкычлары тапшырыла. Шуларның берсе, Динар биредә. Исән-сау кайтсыннар да, матур итеп яшәсеннәр. Әти-әниләренә, хатыннарына сабыр булып көтеп алуларын, һәрберегезгә, олысына, кечесенә, бәхет-шатлык телим.

 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Әлеге йортта барлыгы 48 фатир. Уникесе ятимнәргә, берсе табибка грант акчасына, калганнары социаль ипотека буенча (дүртесе махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә) бирелгән. Каршысында гына балалар мәйданчыгы. Яшь балалы гаиләләр өчен бик уңай.

 

– Чыннан да, бүген көнебез хәерле, куанычтан башланып китте, – диде бер фатир иясе Гөлнур Насыйбуллина. – Яшь гаиләләргә булыша торган программалар – яшь гаиләләр өчен социаль ипотека – булуы яхшы. Махсус хәрби операциядә катнашучы гаиләсе буларак, бу безнең өчен зур терәк. Төзүчеләргә, үз өлешен керткән барлык кешегә зур рәхмәт. Яңа күршеләр белән дус, тату булып, ярдәмәшеп яшәргә язсын.

 

Кызыл тасманы кисеп (аны кисү өчен махсус хәрби операция барган зонада хезмәт итүче Динар Корбановны да чакырдылар), бар да эчкә үз фатирларына үтте. Район башлыгы Илшат Нуриев махсус хәрби операциядә булганнарның фатирларына кереп, аларның хатыннары, балалары, якыннары белән аралашты, фатир котлап истәлекле бүләк, балаларына күчтәнәчләр тапшырды.

 

Динар Корбанов хатыны Рәсимә белән үзе килгән иде. Рәсимә педагогия көллиятендә техник хезмәткәр булып эшли. Ике балалары бар. Берсе җиде, икенчесе сигез яшьтә. Икесе дә Акчишмәдән. Динар 2022 елның 27 октябрендә махсус хәрби операция барган зонага мобилизацияләнеп киткән. Алгы сызыкта булган. Яраланып кайткан. Хәзерге вакытта өендә дәвалана. “Июньдә китәргә җыена инде”, – диде Рәсимә.

 

– Китәсе килә. Анда мине егетләр көтә. Бер гаиләгә әйләнеп беткән идек инде. Алар өчен утка да, суга да керергә әзермен, – диде Динар. – Моңа кадәр фатирга кереп  тордык. Менә үзебезнеке булды. Күңел тыныч хәзер. Балалар өчен дә борчылмыйм. Әниләре яннарында, Рәсимәгә ышанам, тыныч тормышта яшиләр. Ә анда без кирәк әле.

Исән-сау әйләнеп кайтсыннар. Барысы да. Шушы иркен, якты, матур фатирларының кадерен белеп, тулы, бәхетле гаилә булып, балалары уңышына сөенеп яшәсеннәр.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре