erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчада Бөтенроссия «Шәҗәрә - моя родословная» бәйге-фестиваленең финалы узды

Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан Республикасы районнарының мәгариф һәм мәдәният оешмалары белән берлектә берничә ел дәвамында оештырылып килүче «Шәҗәрә - моя родословная» бәйгесендә 200дән артык мәктәп һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар катнашты

Өченче ел оештырылып килүче бәйгенең агымдагы елдагысында Россия Федерациясе төбәкләреннән һәм Татарстан Республикасы районнарыннан 250 гариза кабул ителгән. Шуларның 26сы иң яхшылары дип сайланып, финалга узды. Финалистларның 11е җиңүче дип табылды, ә 15е жюриның махсус бүләгенә лаек булды. 

Җиңүчеләр 19 декабрь көнне Арчага җыелды. Районыбызның Г.Курсави исемендәге күппрофильле лицеенда бәйге-фестивальнең йомгаклау этабы узды. Республикабызның Арча, Апас, Балтач, Спасс, Теләче районнарыннан тыш, башкалабыз Казаннан, Томск, Ульяновск, Киров өлкәләреннән, Мари иле, Башкортстан республикаларыннан да катнашучылар килгән иде.

Фестивальгә килүчеләрне укучылар лицейның ишек төбеннән үк берничә телдә сәламләде һәм татар көйләре яңгырады. Бинаның ике катында Арча районы балалар бакчалары һәм мәктәпләре тарафыннан булдырылган күргәзмәләр тәкъдим ителде.

"Шәҗәрәләр - нәсел агачы" күргәзмәсе күренекле шәхесләргә багышланган шәҗәрәләрдән тора иде. Районыбыз мәктәпләре Гомәр Бәширов, Шәмсетдин Күлтәси, Тәлгать Шиһабиев, Марат Әхмәтов, Наил Габдрахманов, Шәфигулла Гарипов, Габденнасыйр Курсави, Мөслимә Латыйпова, Галиасгар Камал, Хәй Хисматулла, Тәлгать Ибраһимов кебек бөек райондашларыбызның шәсел агачларын тәкъдим итте.  

"Халкыбызның күңел бизәкләре" күргәзмәсендә  кул эшләнмәләре урын алган иде. Шулай ук "Без - тарихта эзлебез", "Шәҗәрәләр - туган ягыбызның тарихи хәтере", "Картиналарда халкым тарихы" күргәзмәләрен дә кунаклар бик җылы кабул итте.

  

Өч төрле чәй пешерү серләре, каз каурыйларыннан таба майлагыч ясау, киемнәргә милли бизәкләр төшерү, чыбыркы үрү, башмак бизәү, нәсел агачын ясау буенча осталык дәресләре дә узды.

  

Аерым күргәзмә Яңа Кишет, Кәче һәм Арчаның 3нче, 7нче мәтәпләрендәге музей почмакларында булган махсус хәрби операөиягә багышлаган экспонатлардан тора иде. 

Бөтенроссия «Шәҗәрә - моя родословная» бәйге-фестиваленең төп өлеше актлар залында узды. Финалга чыккан 11 җиңүче үз эшләрен сәхнәдә тәкъдим иттеләр. Чараны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары  Эльвира Вафина ачып җибәрде.

- Арча җирлегеннән чыккан бөек шәхесләрне санап китсәң, безгә бирелгән вакыт кына җитмәс. Без үзебезнең халкыбыз белән, иҗат кешеләре белән горурланабыз. Бүгенге бәйгедә катнашучыларга да сокланам һәм тирән ихтирамымны белдерәм. Вакыт, тырышлык таләп иткән шәҗәрә төзү эшенең нинди зур хезмәт икәнен беләм. Елдан ел бу эшегезнең дәвам итүен телим. Әлеге зур бәйгене оештыручы Татар конгрессына зур рәхмәтемне җиткерәм, - диде ул.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, Милли мәгариф, мәдәният һәм спорт комитеты җитәкчесе Рәзил Зиннәтуллин сүзен ТР премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Совет Рәисе Васыйл Шәйхразиевтан сәламнәр алып килүен әйтеп башлады. «Шәҗәрә - моя родословная» бәйгесенең милләт өчен кирәк булуын тагын бер кат ассызыклап үтте.

- Өлкәләребездәге, республикабыздагы татарча белем бирү системасы белән таныштыру максатыннан үткәрелеп килүче бәйгенең географиясе зур. Тагын бер максатыбыз - төбәкләр белән дуслык күпере булдыру. Шәҗәрә  - динебез буенча да безгә әманәт, бертөрле бурыч булып тора. Ким дигәндә үзебезнең җиде буынны белеп торырга тиешбез. Кеше үзенең тарихын, үзенең бу тормышка кайдан килгәнен, ни өчен килгәнен белергә һәм киләчәк буынына да шушы байлыгын тапшыру бурычы безнең өстебездә тора. Бүген төрле төбәкләрдән килгән катнашучыларга, безне югары дәрәҗәдә каршы алган Арча лицеена, Рамил Даниловичка, аның командасына рәхмәтемне җиткерәм, - дип, катнашучыларга уңышлар теләде ул.

Чыгышлар берничә номинациядә узды. "Ватан тарихында безнең гаилә" номинациясен Томск өлкәсеннән килүче укучы башлап җибәрде. Ул әтисе һәм әнисе ягыннан биш буынын белүен әйтте. Шулай ук Балтач, Теләче, Апас районнарыннан килгән укучылар да үз шәҗәрәләрен тәкъдим иттеләр. 

"Безнең гаилә герое" номинациясендә бөтен республикада танылган гаилә әгъзалары турындагы чыгышлар тыңланылды. Алар арасында гаиләләре белән килүчеләр дә бар иде. 

Өченче номинация - "Безнең заман герое" дип исемләнгән иде. Фестивальгә килә алмучы Удмуртия һәм Пермь булган ике укучының чыгышы видеоэлемтә аша тыңланды һәм алар алдынгы урыннарны яуладылар.  

Чыгышларны мәртәбәле жюри әгъзалары бәяләде. "Матур, эчтәлекле чыгышларны тыңлап таң калып утырдык. Тарихыбызны, милләтебезнең горурлыгы булган шәҗәрәләр тарихын матур итеп үстергәнегез, үзегезнең кече илегез, гаиләгезнең тарихын саклавыгыз өчен һәр катнашучыга рәхмәт әйтәм. Чыгышлардан соң бәя биргәндә, без, жюри әгъзалары арасында бераз бәхәсләр дә булды, чөнки сезнең арадан иң яхшыланы сайлап алу җиңел булмады", - диде үз чыгышында Арча педагогия көллияте директоры Гөлнара Гарипова

Фестивальнең бүләкләү танатансында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров та катнашты. Бу бәйгенең никадәр зур дәрәҗәле һәм кирәкле икәнен ассызыклап үтте ул. Катнашучыларның ел саен артуын әйтте һәм чараны оештыруда үз көчләрен керткән һәркемгә рәхмәт сүзләрен җиткерде. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Фестиваль берсеннән-берсе матур конөерт номерлары белән үрелеп барды. Арча балалар сәнгать мәктәбе уен-кораллары ансамбле, Укучылар сарае "Сөембикә гөлләре" биючеләре, Зәринә Никитина, бәйрәмгә чакырылган махсус кунаклар Рөстәм Закиров һәм Люция Мусина чараны тагын да бизәделәр.

"Ватан тарихында безнең гаилә" номинациясендә җиңүчеләр:

1. Мәрьям Дәүләтшина (Теләче)

2. Ралина Гафарова (Апас)

Нәргизә Зарипова (Балтач)

3. Айзат һәм Аяз Ибраһимовлар (Арча),

Руфинә Зульбухарова (Томск)

"Безнең гаилә герое" номинациясендә җиңүчеләр:

1. Айнур Касыймов (Удмуртия)

2. Минтимер һәм Таңсылу Нигъмәтуллиннар (Арча)

3. Эвелина Бәдретдинова (Балтач)

"Безнең заман герое" номинациясендә җиңүчеләр:

1. Чулпан Гәрәева (Казан)

2. Диана Мансурова (Пермь)

Гран-при иясе - Арча районы Иске Чүриле укучысы Гүзәл Вәлиева.

Фотолар авторы - Ландыш Хәкимова

 

  

    

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев