erid:2VtzquqpS7d
Булачак журналистлар Арчада булып киттеләр
Арча яңалыклары

Булачак журналистлар Арчада булып киттеләр

Кунаклар Арчага да килделәр.

Казанда "Волжские встречи" дигән халыкара фестиваль бара. Ул яшүсмерләрнең массакүләм матбугат чаралары һәм киностудияләренең халыкара фестивале. Арчада аларны Укучылар сараендагы "Нур" телестудиясе каршы алды. "Балаларның "Нур"телестудиясе җитәкчесе Зөлфирә Зарипова балалар белән кунакларга тулы программа әзерләделәр. 45 бала килде. Аларны Арчаның төрле күренекле урыннарына, музейларга, предприятиеләргә алып бардылар. Алар өч төркемгә бүленеп эшләделәр. Кунаклар Арчаны өйрәнделәр, арчалар белән аралаштылар, әңгәмәләр оештырдылар, музейларда осталык дәресләрендә катнаштылар.

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан  да белә аласыз

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев