Бүген әфганчы Илнур Яруллин махсус хәрби операциядә һәлак булган якташларыбыз рухына багышлап Коръән ашы уздырды.
Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт, Саба районы мөхтәсибе Айнур хәзрәт, Арчабызның Шәрык мәчете имам-хатыйбы Ильяс хәзрәтләр Коръән аятьләре укып Ватан өчен һәлак булган егетләр рухына дога кылдылар һәм калган якташларыбызның тиз арада яу кырыннан җиңү белән исән- сау әйләнеп кайтуларын теләделәр.
Мәҗлескә Арча, Балтач,Саба һәм Яшел Үзән районнарыннан улларын,ирләрен мәңгегә югалту ачысын кичергән ата-аналар, хәләл җефетләре чакырылган иде. Алар бер авыздан якыннары җәсәдләрен туган якларына табып алып кайткан Илнур Гомәр улына күз яшьләре белән ихлас рәхмәтләрен җиткерделәр.
Нет комментариев