Арчада яңа волонтерлар төркеме оешты
“Үзебезнекеләрне ташламыйбыз” – фронттагы егетләргә терәк булырга дип оешкан яңа волонтерлар төркеме шулай атала
Балалар, эш, көндәлек мәшәкатьләр… Ләкин Арчадагы волонтерларны бернинди киртә дә туктатмый. Алар яңадан гуманитар ярдәм илтергә җыена. Бу хакта без ире Равил махсус хәрби операциядә булган җиде бала анасы Диана Гыйззәтуллина белән сөйләштек.
– Диана, ялгышмасам, бу сезнең беренче генә баруыгыз түгел?
– 2023 елда барып кайттым инде мин ул якларга. Бер генә тапкыр түгел. Аннан җиденче балам туды. Туктадым. Һәм менә тагын барырга булдым.
– Ул бала кечкенә бит әле. Кем белән калды?
– Әнием, кечкенәдән мөстәкыйль булып үскән алты балам. Олы кызым кияүдә, бала көтә. Аңа да бала тәрбияләргә өйрәнә торырга практика булды. Гуманитар колонна составындагы бер машинада Балтачтан Тәлгать абый (фамилиясен хәтерләмим) бара, диделәр. Бер кешегә генә андый юл үтүе бик авыр. Шуңа икенче шофер булып барырга риза булдым.
– Ул көнне ун машина китте. Барыгыз да бер юнәлештә бардыгызмы?
– Юк, без Херсон, Запорожье якларына киттек. Анда да безнекеләр бар. Мобилизацияләнеп киткәннәр дә, контрактчылар да. Ялгышмасам, Арча районыннан 46 кеше. Әтнә, Балтач, башка район, төбәкләрдән дә егетләр ул якларда хезмәт итә. Бер җирдә генә утырмыйлар. Аларның кайдан булуы мөһим дә түгел. Алар бар да безнекеләр.
– Юлда бик кыен һәм куркыныч булдымы?
– Юлларны төзекләндерәләр. Ул яктан проблема юк. Проблема – кырларга чыгу. Анда яңгырлар, пычрак, балчык. Кара туфрак юылмый. Зур машиналар үткән урыннардан бөтенләй узып булмый. Өстәвенә томан. Каты томан. Иртәдән кичкә кадәр. Төнлә йөрүе бөтенләй мөмкин түгел.
– Ә дроннар комачауламадымы?
– Барганда юк. Алар күбрәк хәрбиләргә юнәлтелгән, дигән фикергә килдем мин. Ә менә төнлә булды андый хәл. Мин окопта кундым. Шунда бер дрон эленеп торды, аннан очып китте. Разведчик булгандырмы. Шул окоплар арасында очып йөриләр икән. Мин ишетмәдем дә аны. Солдатлар гына әйтте. Алар безелдәп торуыннан ук аңлап алалар. Томан төшкәндә очмыйлар да. Гомумән, андый вакытта тынлык.
– Бу юлы сез нәрсәләр алып бардыгыз?
– Зур мичкәләр. Кублы. Алар су өчен кирәк. Мунчаны үзләре ясарга тырышалар. Чөнки яңгыр яуса, блиндаждан чыга да алмыйлар. Мөмкинлек туганны көтеп торганчы хәрби кыр мунчалары булдыралар. Юеш сөлгеләргә сөенделәр. Аларны кулланалар. Консервланган әйберләр дә күп иде. Аннан, ир-атлар балалар кебек бит, тәм-том яраталар. Барысын да алырга тырыштык.
– Блиндаж, окоп, дигәч, без җир астын күз алдына китерәбез. Алар кайда һәм ничек йоклый? Яшәү шартлары нинди?
– Мин өч блиндажда булдым. Ничек яшәүләре егетләрнең үзләреннән тора. Төзелеш материалларын әти-әниләренә, волонтерларга мөрәҗәгать итеп, гуманитар ярдәм белән алып киләләр. Миңа алып килергә тиешләр, дип көтеп ятмыйча, гуманитар ярдәмгә мөрәҗәгать итсеннәр. Ә инде эшләве егетләрнең үзләреннән тора. Кулы алтын кеше булган әйбердән әллә ниләр ясап куя. Конкрет нәрсә кирәген генә язарга кирәк. Я кайберләре шәһәрләргә чыкканда үз акчаларына сатып алалар. Алар кибетләргә бармый калмый. Азык-төлек тә, су да кирәк була.
– Ул тирәдә кешеләр курыкмыйча яшиме?
– Яши. Берничә йорт җимерелгән. Калганнарында кешеләр яши. Эш юк, бернәрсә юк, әмма китмиләр. Үз кибетләрен ачалар. Үз хуҗалыкларында яшелчә, җиләк-җимеш, бәрәңге үстереп, кош-корт тотып, шуны хәрбиләргә сатып яшиләр. Дөрес, бәяләр бездәгедән өч тапкырга артык.
– Безнең солдатларга мөнәсәбәтләре ничек?
– Россия солдатларына карата мөнәсәбәтләре яхшы. Исәнләшәләр, сөйләшәләр, күренмәсәләр, сорашып хәлләрен беләләр. Тыныч кына керделәр, беркемгә берни әйтмиләр, безгә комачауламыйлар, диләр.
– Ирегез белән очраша алдыгызмы соң?
– Әйе, очрашып сөйләштек. Соңыннан гына. Башта исемле посылкалар, волонтерлар әзерләгән әйберләрне егетләргә тараттык. Запорожье юнәлешендә бик көчле яңгырлар иде. Бер урында туктадык та, егетләр үзләре килеп алып китте. Чөнки безнең машинаның чыга алмавы да бар иде.
– Ишетүемчә, сез тагын бер волонтерлык төркеме туплагансыз?
– Әйе, безнең үз төркемебез оешты. Чөнки төрле юнәлешләргә йөрисе килә. Контракт белән китүчеләрнең дә ихтыяҗларын канәгатьләндерергә тырышабыз. Алардан да сораулар күп килә. Яңа гына эшли башладык. Төркемне “Үзебезнекеләрне ташламыйбыз” дип атадык. Башлап җибәргәндә Илнур Яруллин бик булышты. Төркемдә әле кеше күп түгел. Анда шундый кешеләр, берсенең улы, икенчесенең ире, йөргән егете, дусты махсус хәрби операция зонасында хезмәт итә. Эшләп китә алырбызмы, белмим, әмма ниятебез изге. Ватсабтагы төркемне “Алгарыш” яшьләр үзәгеннән Камилла Вәлиуллина алып бара. Чөнки яшьләр дә булышырга кирәк икәнлеген аңласын. Аларны да тартырга кирәк. Чөнки волонтер ул – бөтен нәрсәне үз кулы белән эшләүче. Токмач кисә – ул волонтер. Машинага йөк төйи – ул да волонтер. Һәм аларны күрә һәм бәяли дә белергә кирәк. Мотивациясез булмый.
– Ә сез кем? Оештыручымы?
– Юк, без волонтер, чөнки үз кулларыбыз белән эшлибез. Гөлназ һәм Фәрит Әхмәтгалиевлар күптәннән инде өйләрендә нәрсә генә ясамый. Безнең командадагы кызлар барысы да токмач та кисә, кайнатмалар да ясый, тозлый да. Гөлнара Яковлева, Татьяна Нагуманова да бөтен эштә катнаша. Командабыз әлегә ишле түгел, әмма, әйткәнемчә, һәрберебезне якыннарыбыз бәйли. Минем ирем махсус хәрби операция зонасында, Гөлнараның улы Рафаэль шунда, Татьянаның улы, Камилланың йөргән егете Рәшит һәлак булды. Без бергә, кулга кул тотынып эшлибез. Мәсәлән, халык безгә бәрәңге, кишер, суган алып килде. Без шуларны юып, киптереп, капларга тутырдык, янына тозланган әйберләр дә салдык, шуны алып бардык. Бик сөенделәр. Арча элеваторы җитәкчесе Ләйсән Әһлиуллина бик зур ярдәм күрсәтә. Ул үз оешмасыннан киткәннәр турында да даими кайгыртып тора. Андый җитәкчеләр бик кирәк. Арчада бер кибет хуҗасы гаҗәпләндерә. Безнең як кешесе түгел ул, әмма солдатларга булсын, дип, булышырга гына тора. Аннан без әле Казанга барып яралы солдатлар белән эшелоннар да каршы алабыз. Казандагы волонтерлар хәбәр итүгә, кемдә нәрсә бар, тутырабыз, юк икән, юлда кибеткә туктап алабыз. Эшелон озак тормый, тиз арада егетләргә тапшырабыз. Алар кечкенә балалар кебек, уенчыкларга кадәр сорый. Кулда ике уенчык бар иде, шуны кулларына алгач, сөенүләрен күрсәң, гаҗәпкә каласың. Киемнәр дә кирәк аларга. Яхшы хәлдәге кулланылган әйберләр булса да ярый. Чәй, кофе, пешкән әйберләр – бөтенесенә шатланалар.
– Бу язманы укыганнан соң ярдәм итәргә теләүчеләр, үзләренең дә якыннары Херсон, Запорожье ягында хезмәт итүчеләр булыр. Кемгә һәм ничек элемтәгә чыгарга мөмкин?
– Камила Вәлиуллина, Фәрит Әхмәтгалиев һәм минем белән элемтәгә керергә була. Телефон номерлары 89534077388 (Камилла), 89534022462 (Фәрит), 89172587273 (Диана). 15 декабрьдә яңадан юлга чыгарга планлаштырабыз. “Кыш бабай бүләкләре” җыярга да хыялланабыз. Исемле посылкаларны да алабыз. Әлегә без үз исәбебезгә йөрибез, юл, ягулык өчен дә төркемдәге берничә кеше үзебез җыешабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев