erid:2VtzquqpS7d
Арчада кино төшерелә
Арча яңалыклары

Арчада кино төшерелә

Экраннарда үзебезнекеләрне дә күрербез

Гөберчәктә Мөхәммәт Мәһдиевның «Кеше китә – җыры кала» әсәре буенча кинофильм төшерелә. Бу хакта безгә музей җитәкчесе Халидә Габидуллина хәбәр итте.

 – Фильмны ТНВның кино оешмасы төшерә. Җитәкчесе - Айрат Сибгатуллин. Аның бер өлеше Теләчедә, Питрәчтә төшерелгән иде. Хәзер бездә, аннан Әтнәдә, диделәр. Кышкы сезонны да күрсәтәсе бар, – диде ул. - Массовкаларда үзебезнең, күрше-тирә авыллар кешеләре катнашты. Төп рольләрдә Казан, Чаллы, Әтнә, Әлмәт театры артистлары уйный.. 

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев