erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Арчада көнгә 500 тонна сөт саву максаты куелды

Бүген авыл хуҗалыгы мәсьәләләренә багышланган киңәшмәдә район җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов киләсе биш елда хуҗалык җитәкчеләре һәм белгечләр алдына шундый бурыч куйды.

Әлбәттә, моңа ирешү өчен, беренче чиратта, терлекчелектә яңа технологиягә нигезләнеп эшләүгә күчәргә һәм азык базасын ныгытырга кирәк. Һәр хуҗалыкта терлекләрне бәйләмичә асрауга күчү зарур. Андый ысул яңа коплексларда гына мөмкин булганга, районда киләчәктә аларны төзүгә зур игътибар биреләчәк. Бу бүгенге көннең иң кискен проблемасы - эшче куллар җитмәвен хәл итәрәгә дә ярдәм итәчәк. Андый комплекслар булган "Ак барс", "Яңарыш", "Кырлай"да инде бүген үк алга китеш күзәтелә. "Ак-барс" хуҗалыгында,мәсәлән ,районда иң күп -  һәр сыердан көнгә 32 кг сөт савалар.

Сыерның сөте аның авызында, ди халык мәкале. Шуны истә тотып киңәшмәдә Казаннан кайткан кунакларга да сүз бирелде. Беренче булып "Татагрохим " җәмгыяте генераль директоры Наил Гобәйдуллин ачы туфраклы басуларны известьләү мөһимлеге турында чыгыш ясады. Хуҗалык җитәкчеләре белән бу өлкәдә булган проблемалар турында да фикер алыштылар. Алмаз Габдерәүфович район авыл хуҗалыгы белгечләренә киләсе елдан башлап, Әтнә һәм Балтачлар үрнәгендә, ачы туфраклы җирләргә известь кертү буенча бишьеллык циклга күчү планын төзүне йөкләде.

Терлек  азыгы әзерләүдә хуҗалыкларда ачыкланган кимчелекләр һәм аларны төзәтү юллары турында Республика ветерания лабораториясе җитәкчесе урынбасары Рөстәм Һашимов чыгышы да бик вакытлы булды. Тиздән хуҗалыклар азык әзерләүгә керешәчәк.Бу чорда да ул районга ярдәм итәргә әзер булуларын белдерде.

Киңәшмәне йомгаклап, район җитәкчесе терлекчелектә куелган зур максатларга ирешү өчен көндәлек тырыш хезмәт кирәклеген ассызыклады һәм бу мәсьәләнең  үз контролендә булачагын әйтте.

Соңыннан терлекчелек продукциясе җитештерү буенча беренче кварталга нәтиҗәләр ясалды һәм җиңүчеләр бүләкләнде. 3 урында "Курса", 2нче урын "Северный" хуҗалыгында. Күчмә кубокка "Кишет" хуҗаҗалыгы лаек булды . 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре