erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчада күннән аксессуар эшләнмәләр конкурсы узды

Арча педагогия көллиятендә “Абилимпикс” чемпионаты кысаларында күннән аксессуар эшләнмәләр конкурсы үтте.

Яшь кул осталарын гына түгел, урта буын вәкилләрен дә үзенә җыйган конкурс әнә шулай дип аталды һәм анда көллият студентлары, район социаль бүлеге хезмәткәрләре һәм Мамадыш районыннан килгән катнашучылар катнашты.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

“Күн мозаика  — Татарстанның горурлыгы. Бүген катнашучылар Казан чигүе белән чигә. Бу чигелеш үзвакытында Арчада һәм Дөбьязда гына булган, аяк киеме чигү өчен кулланылган. Хәзер замана үзгәргән саен ул үрнәк күн мозаикага да керде. Безнең көллият күн белән эшләү осталары белән элемтәдә тора, һәм теләүчеләрне әлеге хезмәткә өйрәтә. Студентларга түгәрәк буларак алып барыла. Егетләр сәләтле, аларга хатын-кызларга караганда өйрәнү җиңел бирелә. Киләчәктә чемпионатка республикада күн мозаикасына өйрәтүче уку йортлары да кушылыр дип уйлыйбыз. Үзем кечкенәдән әбинең чигүләрен күреп үстем һәм белемемне Казанда чарладым. Этно мәдәни традиция яшәргә һәм без аны яшь буынга тапшырырга тиеш”, —ди эсперт, көллият укытучысы Римма Вәлиуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев