Арчада “Күрше Фест” яңадан күршеләрне җыйды
“Безнең ишегалды” республика программасы кысаларында уздырылучы “Оста куллар” балалар техник фестивале бүген Арчаның Шәрыкъ бистәсендә узды.
Бүген Арчада инде өченче тапкыр “Безнең ишегалды” республика программасы кысаларында “Курше Фест” грант ярдәме белән оештырылган “Оста куллар” балалар техник фестивале узды. Бу юлы ул Арчаның Шәрыкъ бистәсендә яшәүчеләрне җыйды. Аңарчы ул шәһәребезнең Көнбатыш өлешендә һәм Зәйнуллин-Борханов урамы киселешендә узган иде.
Бәйрәм кунакларын район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Эльвира Вафина һәм Бөтендөнья татар конгрессы рәисе урынбасары Ирек Шәрипов котлады.

“Мондый проектлар, аларны гамәлгә ашыру бик кирәк. Бүген аның өченче этабы. Татарстанда бик күп программалар эшли. Без матур республикада яшибез. Бу бигрәк тә читкә чыккач сизелә. Торган җиребез һәрвакыт шундый матур, балаларыбызның киләчәге якты булсын. Ә инде бүген безнең иминлегебезне саклаучы егетләребезгә тизрәк исән-сау туган якларына әйләнеп кайтырга насыйп булсын”, – диде Эльвира Вафина.

“Сезнең бу кичегез матур, бәрәктле узсын. Кайда гына яшәсәләр дә, татарлар матур яши. Ә татар дөньясын Арчадан башка күз алдына китерүе авыр. Арча татар дөньясына һәрвакыт өлге булып торды. Шушы дәрәҗәне бервакытта да югалтмагыз”, – дип арчаларга мөрәҗәгать итте Ирек Шәрипов.
Бәйрәм чарасы “Безнең ишегалды” республика программасы кысаларында уздырылды. Бу программа республикада, шул исәптән безнең районда да, ишегалларын төзекләндерүгә, яңартуга юнәлдерелгән. Аның кысаларында һәр ишегалдына куркынычсыз балалар мәйданчыклары урнаштырыла, тротуарлар салына һәм халык өчен башка уңалыклар тудырыла. Программаның төп кыйммәте – кешеләр. Яңартылган ишегаллары да ул – аеруча актив, тырыш кешеләрнең хезмәт нәтиҗәсе. Бүгенге бәйрәмдә Эльвира Вафина белән Ирек Шәрипов шулай ук “Безнең ишегалды” программасына аеруча зур өлеш керткән райондашларыбызны да бүләкләде.

Төрле мавыктыргыч остаханәләр, төрледән-төрле уеннар, бәйгеләр, җырлар белән үрелеп барган матур кичә һәркемнең күңеленә хуш килде. Балалар бик теләп робот техникасы, судо-, авто- модельләр белән идарә итү, өстәл лампасы, җилләткечләр җыю, анимацион мультфильмнар ясау кебек осталык классларында катнашты, шәхмат уенында көчләрен сныап карады. Уеннарда катнашкан өчен һәркайсы жетоннар алып, ахырдан аларны төрле сувенирларга алыштырды. Ә иң активлар исә туңдырма белән сыйланды.



Әлеге матур бәйрәмне оештыручы, “Күрше Фест” бәйгесендә грант откан Арча Укучылар сарае директор урынбасары Айгөл Галәветдинова Арчабызда мондый чараларның күбрәк узуын теләде.
“Бүген “Оста куллар” балалар техник фестиваленең өченче этабы бара. Безнең проектыбыз “Күрше Фест” бәйгесендә грант отты. Фестивальнең төп чарасы – ул төрле остаханәләр. Бәйрәмебез райондашларыбызны, арчалыларны, җыя алды, без моңа бик шат. Арчабызда шундый чаралар тагын да күбрәк булсын иде”, – диде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев