erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Осталык класслары, уеннар, җыр-моң, бүләкләр: Арчаның Көнбатыш урамында бәйрәм узды

Арчаның Көнбатыш урамы, 30 йорт ишегалдында ТР рәисе Рөстәм Миңнеханов башлангычы белән уздырылган “Күрше фест” бәйгесе кысаларында “Оста куллар” фестивале узды.

Бәйрәм ишегалды халкын гына түгел, шәһәребезнең башка урамнарында яшәүчеләрне дә берләштерде. Ишегалдында балалар өчен робот техникасы, ракета модельләре очырту, авто модельләр йөртү, судо модельләр йөртү буенча осталык класслары узды.

 

“Шушы бәйгедә катнашып, җиңгән һәм шундый матур бәйрәм оештырган Укучылар Сараена бик зур рәхмәт, – диде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Эльвира Вафина. – Әлеге фестиваль районыбызның өч ишегалдында узачак. Тик мин аның тагын да дәвамлы булуын теләп калам. Соңгы елларда республикабызда бик күп яңалыклар кертелде. Районыбыз да үсә, матурлана, төзелешләр алып барыла”.

 

«Күрше фест» – халык арасында күршелек культурасын үстерүгә, Татарстан ишегалларында гаилә һәм күршелек традицияләрен ныгытуга юнәлдерелгән проект. Ул “Безнең ишегалды” программасының дәвамы булып тора. Проект кысаларында грант отучылар төрле ишегалларында осталык-класслары, бәйрәм чаралары үткәрә. Безнең районнан анда Арча Укучылар Сарае директор урынбасары Айгөл Галәветдинова катнашты һәм грант отты. Бүген Арчаның Көнбатыш урамы, 30 йорт ишегалдында шул бәйрәмнең беренчесе узды. Анда килгән кункалар, төрле кызыклы уеннарда катнашып, матур җырлар тыңлап, ял итте, күңел ачты. Балалар исә бик теләп осталык классларында катнашты.

 

“Без Арча Укучылар Сарае хезмәткәрләре белән бу җәйдә “Оста куллар” техник фестивале үткәрәбез, – ди Айгөл Галәветдинова. – Фестиваль кысаларында җиде төрле юнәлеш буенча осталык класслары уза. Бу робот техникасы, ракета модельләре очырту, авто модельләр йөртү, судо модельләр йөртү, квадрокоптерлар очырту һәм картинг. Проектыбыз  кысаларында узачак осталык классларында барлыгы 300дән артык бала катнашыр, дип көтелә. Аларда катнашкан һәр бала жетоннар ала. Аларны алар төрле кызыклы сувенирларга һәм тәмле күчтәнәчләргә алмаштыра ала. Әлеге фестиваль Арчада яшәүче балаларны техник иҗатка тарту, аларның җәйге ялларын күңелле һәм мавыктыргыч итеп үткәрүгә юнәлдерелгән”.

 

Шулай ук бу көнне “Безнең ишегалды” программасын тормышка ашыруга керткән өлешләре өчен Көнбатыш микрорайонының актив кешеләре бүләкләнде. Аларга Рөстәм Миңнехановның Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Районыбызның Көнбатыш өлешендә яшәүчеләр "Безнең ишегалды" программасы кысаларында эшләнгән эшләргә сөенеп бетә алмый. Рөстәм Миңнехановның Рәхмәт хатын алучылар арасында әлеге микрорайонда яшәүче Ләйсән Галимуллина да бар иде. 
"Безнең йортларда яшәүчеләрнең күбесе яшь гаиләләр. Программа кысаларында һәр өч йорттан соң бик уңайлы балалар мәйданчыклары ясадылар. Бу безнең өчен зур сөенеч булды, - дип шатлыгы белән уртаклашты ул. - Үземнең дә өч балам бар. Элек 12 йортка бер мәйданчык иде. Паласлар кагу, кер элү урыннары эшләделәр. Асфальт җәйделәр, машина кую урыннары ясадылар. Болар барысы да безнең өчен, шушы йортларда яшәүчеләргә уңайлы булсын өчен эшләнде. Шулай ук эскәмияләрне алыштырдылар, чүп савытлары урнаштырдылар, аларны көн саен чистартып торалар. Чиста, матур ишегалдында яшәвебһзшә без бик шатбыз".
"Безнең ишегалды" программасының халык өчен бик күп уңайлыклар тудыруын  Гөлнар Шәрипова да билгеләп узды. 
"Без яши торган Көнбатыш өлешендә күпфатирлы йортлар ишегаллары танымамлык булып үзгәрде, төзекләндерелде, - диде ул. - Шулай ук тротуарлар салынды, иске корылмалар сүтелде, балалар өчен уен мәйданчыклары  булдырылды.  Спорт белән шөгыльләнү өчен шартлар тудырылды. Шундый заманча шартлар тудырган өчен  Рөстәм Миңнехановка, хөкүмәтебезгә, район җитәкчелегенә йортларда яшәүче халык исеменнән олы рәхмәтебезне җиткерәм". 

 

Мондый бәйрәмнәр әле дәвам итә. 14 августта ул Арчаның Зәйнуллин урамында,  21 августта – Зур урам, 75 йорт янында узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев