Арчада мәктәпләр ярминкәсе гөрли
Арчалар мәктәпләр ярминкәсен ярата.
Мәктәпләр ярминкәсен көтеп алабыз. Чөнки яшелчә, җиләк-җимештән бөтен кирәк әйбер бар. Иртә таңнан яңгыр гына явып куркытты. Әмма көн ачылып китте. Үзем сәгать 8 тулганнарда килдем. Каршыма пакет-пакет яшелчә күтәргән арчалылар очрады. Нәрсә алдыгыз дип сорагач, суган, кишер, чөгендер, 10 данәсен 100 сумнан авыл йомыркасын алдык, дип җавап бирделәр. "Бу мәктәпләр ярминкәсе бигрәк әйбәт инде, кирәк әйбереңне аласың, кышкы ярминкәләр болай бай булмый", - дип әйтүчеләр дә булды. Яшелчә, җиләк-җимеш кенә түгел, чәчәкләр, калфак, түбәтәй, яран гөлләре сатучылар да бар иде. Сәхнәдә үзешчәннәр җырлап торды. Күңелле! Язар сүз күп. Ул Наласа мәктәбенең кәбестәләре! Бер машина алып килгәннәр! Шушмабаш мәктәбе ел да яшелчә, җиләк-җимеш төяп, йөк машинасы белән килә. Бу юлы машина кузовы агачтан эшләнгән матур карка артына "яшеренгән". Капканы ачсаң, анда капчык-капчык бәрәңге, кишер, чөгендер... Тулырак итеп район газетасында язарбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев