erid:2VtzquqpS7d
Арча районындагы өч каберлекне мәдәни мирас объектлары реестрына кертергә җыеналар
Арча яңалыклары

Арча районындагы өч каберлекне мәдәни мирас объектлары реестрына кертергә җыеналар

Арча районындагы өч каберлекне мәдәни мирас объектлары реестрына кертергә җыеналар

Мәдәни мирас объектларын саклау буенча ТР комитеты Татарстанның ике районында урнашкан дүрт каберлеккә карата дәүләт тарихи-мәдәни экспертизасын башлап җибәрде. Каберлекләрне Россия Федерациясе халыкларының мәдәни мирас объектлары реестрына кертергә планлаштыралар. Алар арасында Арчада урнашкан 1944 елда һәлак булган хәрби очучыларның туганнар каберлеге. Бу хакта Мәдәни мирас объектларын саклау буенча ТР комитеты хәбәр итә.

Исемлектә Татарстанның халык язучысы Мөхәммәт Мәһдиев кабере, 1944 елның 11 февралендә хәрби самолетларны фронтка илткәндә һәлак булган хәрби очучылар Дорофеев, Екимов, Крюков, Ткебучава, Фомичевның туганнар каберлеге, Шиһабетдин Мәрҗанинең әти-әнисенең кабер ташы бар. Әлеге өч каберлек тә Арча районында урнашкан.

Дүртенче каберлек – Казан ханлыгы җирләрен саклаганда һәлак булганнар каберлеге – Саба районында урнашкан.

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан  да белә аласыз

 


Нет комментариев