Афәрин, егетләр!
Арчада район башлыгы призына татарча көрәш ярышына күрше-тирә районнардан да килделәр. Легендар батырлар Казаннан Ильмир Төхфәтуллин, Арчадан Илшат Һидиятов, Питрәчтән Фәрхат Фәйзуллин, Яшел Үзәннән Фирдүс Зәйнуллин Арчага кайттылар. Көрәшчеләргә имзаларын куеп истәлек открыткалары бирделәр. Бергәләп фотоларга төштеләр. Ярышлар тантаналы рәвештә башланып китте. 2010 елгы һәм аннан яшьрэк егетләр арасында көрәш ярышлары узды.
Ачылу тантанасы Арча районы имам-мөхтәсибе Әмир хәзрәт Миңнемуллинның коръән аятьләре белән башланды. Көрәшчеләрне район башлыгы Алмаз Хисаметдинов; Татарстан Республикасы көрәше федерациясе җитәкчесе, Россия сәясәт эшлеклесе, Россия Федерациясенең Дәүләт Думасы депутаты Рөстәм Кәлимуллин, Татарстан Республикасының Көрәш федерациясе башкарма директоры Марсель Таһиров сәламләде һәм уңышлар теләделәр.
Ярышларда Арча, Балтач, Саба, Әтнә, Кукмара, Яшел Үзн, Питрәч районнарыннан, Казан шәһәреннән 158 яшь көрәшче бил алышты. Ярышлар матур барды.
Нәтиҗәләр.
28 кг:
1.Хәмитов Рияз (Саба)
2.Сабиров Рияз (Балтач)
3.Минзин Данир (АСОШ №6)
3.Сибагатуллин Самир (Урта Курса)
32 кг:
1.Әхмәдуллин Даян (Балтач)
2.Шакиров Раяз (Наласа)
3.Шигапов Фидан (АГ №5)
3.Фасхиев Сәгыйрь (Курса-Почмак)
38 кг:
1.Ахунов Самир (АСОШ №6)
2.Хөсәенов Раяз (Түбән Мәтәскә)
3.Ризванов Юныс (Балтач)
3.Калимуллин Булат (АСОШ №6)
43 кг:
1.Минуллин Раяз (Яңа Кырлай)
2.Әһлиуллин Әмир (Наласа)
3.Ахмедзянов Руслан (АГ №5)
3.Хайриев Нәфис (Казанбаш)
46 кг:
1.Файзрахманов Аяз (Ашытбаш)
2.Гарипов Вилдан (Лесхоз)
3.Гиззатуллин Илмаз (Наласа)
3.Х әкимов Риназ (Әтнә)
50 кг:
1.Мөхәмәтшин Ильяр (АСОШ №6)
2.Латыпов Йосыф (Яшел Үзән)
3.Сибагатуллин Илсаф (Лесхоз)
3.Файзрахманов Әмирхан (АГ №5)
60 кг:
1.Гыйззатуллин Алмаз (Наласа)
2.Малов Алексей (Питрәч)
3.Газимов Ранис (Әтнә)
3.Фаләхов Ильяс (Түбән Мәтәскә)
65 кг:
1.Искандаров Ильяс (АСОШ №6)
2.Гиззатуллин Рүзәл (Кукмара)
3.Әхмәдуллин Альмир (Әтнә)
3. Шәйдуллин Ильяс (Лесхоз)
70 кг:
1.Егоров Ленар (Кукмара)
2.Әхмәдуллин Инсаф (Саба)
3.Юсупов Салават (Шушмабаш)
3.Мусин Раил (Кукмара)
75 кг:
1.Кәримуллин Самат (Кукмара)
2.Гибадуллин Мөхәммәд (Балтач)
3. Мирзакасимов Жасурбек (Курса-Почмак)
3.Гаранин Родион (Иске Чүриле)
80 кг:
1.Ибраһимов Тимур (Казан)
2.Шигапов Газинур (Лесхоз)
3.Нуриев Динар (Лесхоз)
3. Ибәтуллин Ильмир (Яңа Кенәр)
Командалар арасында 1 нче - Арча районы командасы, 2 нче - Кукмара, 3 нче - Әтнә районы командасы.
Җиңүчеләргә медаль, грамота һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев