Арчада «Россия чаңгы юлы – 2026» зур спорт бәйрәменә әверелде
Бүген Арчаның Үзәк стадионында кырык дүртенче тапкыр массакүләм чаңгы ярышы — «Россия чаңгы юлы – 2026» узды. Кышкы саф һава, күтәренке кәеф һәм спорт сөючеләрнең активлыгы бәйрәмгә аеруча ямь өстәде. Быелгы чара да районда сәламәт яшәү рәвешенең киң колач алуын тагын бер кат раслады.
Чара 12.00 сәгатьтә катнашучыларны теркәү белән башланып китте. 13.00 сәгатьтә тантаналы ачу булды, ә 13.30да төрле яшь төркемнәрендә стартлар бирелде. Ярышларда 6–7 яшьлек сабыйлардан башлап 60–65 яшьтән өлкәнрәк ветераннарга кадәр катнашты. Иң кечкенәләр 200 метр арага көч сынашты, 1–4 сыйныф укучылары 600 метр дистанциядә ярышты. 5–8 сыйныфлар — 1000 метр, 9–11 сыйныф укучылары һәм студентлар 2000 метр араны үтте. 18–29 яшьлек хатын-кызлар 1000 метрга, ир-атлар 2000 метрга йөгерде. 30–45 яшьлекләр өчен 2000 метр, өлкәнрәк буын өчен 1000 метр дистанция каралган иде.
Быел «Россия чаңгы юлы» аеруча актив үтте: старт сызыгына басучылар саны елдан-ел арта бара. Балалар, әти-әниләр, укытучылар, хезмәт коллективлары — һәркем спорт бәйрәмендә катнашырга ашыкты. Күпләр өчен бу ярыш — җиңү яулау гына түгел, ә үз-үзеңне сынау, сәламәт яшәү рәвешенә тугрылык күрсәтү дә булды.
Чараның тантаналы ачылышында район башлыгы Алмаз Хисаметдинов катнашучыларны сәламләп чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, «Россия чаңгы юлы» — ул ярыш кына түгел, ә сәламәт яшәү рәвешен сайлаган кешеләрнең уртак бәйрәме.
— Бүген старт сызыгына балалар да, яшьләр дә, өлкәннәр дә баса. Бу безнең районда спорт традицияләренең нык булуын күрсәтә. Арча районында спорт белән шөгыльләнү өчен бөтен мөмкинлекләр тудырылган: заманча спорт корылмалары эшли, мәктәпләрдә һәм хезмәт коллективларында спорт хәрәкәте актив үсеш ала. Һәркем үзенә ошаган юнәлешне сайлый ала. Быел тагын бер яңа спорт корылмасын төзи башлавыбыз да — шул эшнең дәвамы. Без алга таба да сәламәт яшәү рәвешен үстерүгә зур игътибар бирәчәкбез, — диде район башлыгы.
Ул барлык катнашучыларга уңышлар теләде һәм бәйрәмнең күтәренке рухта, дуслык мохитендә узуын ассызыклады.
Ярышларда район җитәкчеләре дә актив катнашты. Җитәкчеләр арасында узган ярышта Алмаз Хисаметдинов беренче урынны яулап, шәхси үрнәк күрсәтте. Бу — районда спортка уңай карашның сүздә генә түгел, гамәлдә дә булуын исбатлый. .
15.00 сәгатьтә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Призерлар Мактау грамоталары, медальләр һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде. Барлык катнашучылар өчен кайнар чәй һәм традицион өчпочмаклар тәкъдим ителде — бу кышкы бәйрәмгә аерым бер җылылык өстәде.
Арча районында спорт белән шөгыльләнү өчен чыннан да киң мөмкинлекләр тудырылган. Районда спорт инфраструктурасы елдан-ел үсә, яңа объектлар сафка баса. Узган ел, мәсәлән, "Казансу" футбол манежы файдалануга тапшырылды, "Арча" спорт комплексы ныклап төзекләндерелде . Быел башланган яңа спорт корылмасы төзелеше дә — моның ачык дәлиле.
«Россия чаңгы юлы – 2026» Арчада спорт, бердәмлек һәм сәламәтлек бәйрәменә әверелде. Балалардан алып өлкәннәргә кадәр бер мәйданда җыелу — район халкының актив, бердәм һәм спорт яратуын күрсәтә. Мондый чаралар Арчаның спорт традицияләрен ныгыта, киләчәк буын өчен матур үрнәк булып хезмәт итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев