Арчада Россия көнен билгеләп үттеләр
Ил-көннәребез имин булсын
Россия көне уңаеннан Арча мәдәният йорты каршында бәйрәм концерты оештырылды.
12 июньдә илебез территориясендә ел саен дәүләт бәйрәме – Россия көне билгеләп үтелә.
Россия көне Россия халкының милли бердәмлеге һәм илнең бүгенгесе һәм киләчәге өчен гомуми җаваплылык символына әверелде.
Бу көнне Россиянең барлык шәһәрләрендә
барлык яшьтәге гражданнар катнашында бәйрәмнәр уза.
Арча мәдәният йорты хезмәткәрләрен кайчан бал кортлары белән чагыштырасы килә. Кеше бәйрәм итә, алар халык күңелен күрә, кешенең берничә көн ялы алар өчен көнне төнгә ялгап киткән эш сәгатьләре. Кайсыбер көннәрдә берничә бәйрәм, концерт та үткәрергә туры килә аларга. Бу көнне дә үзләрен Бардага Сабантуй үткәрү өчен китәргә автобус көтә, ашыга-ашыга машинага йөк төйиләр, шунда бер сәгатьлек бәйрәм концерты үткәрергә дә өлгерделәр.
Концертта өлкән үзешчән артистларыбыз да, балалар да катнашты. Аны туган ил, туган жиргә багышланган җыры белән яшь жырчы Жасмин Миннуллина ачып җибәрде.
Күпмилләтле илдә бөтен халык бердәм булып гомер итәбез. Төрле телләрдә сөйләшсәк тә, туган илебез бер. Ул көнне татар, рус телендә яңгыраган җырлар туган илгә мәхәббәт турында булды.
Булат Шакиров "мин синең белән горурланам, Россия, синнән башка миңа бәхет юк", дип җырлады, Ясминә Гобәева җыры халыклар бердәмлеген чагылдырды, Рамил Әхмәтжанов Ватанны данлады.
Сөмбел Заһидуллина, Расих Галимҗанов, Дамир Шакиров, Гөлнара Гыйниятуллина белән Диләрә Сибгатуллина, Сәмирә Фәйзрахманова, Ләйсән Ялаева, "Яшь йөрәкләр" халык вокаль ансамбле, "Батыр" төркеме, "Хыял" бию коллективы чыгышлары Арча халкына бәйрәм буләге булып барып иреште.
"Сез кайсы төбәктән, дисәләр, батырлар исемен атагыз, батырлар утларга керделәр, тик исән булсын, дип Ватаным". Рамил Әхмәтҗанов башкарган бу җырның сүзләре бүгенге көнгә бик тә туры килә. Илебездә тынычлык урнашсын дә, ил- көннәребез имин булсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев