erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчада шәҗәрә төзүчеләр осталык дәресе бирделәр

26 октябрьдә Россия күләмендә шәҗәрә мәдәнияте көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан Арча үзәк китапханәсендә районыбыздан чыккан һәм биредә гомер итүче шәҗәрә төзү осталары, әлеге юнәлеш белән кызыксынучылар җыелды.

“Шәҗәрә – халкыбызның тарихи хәтере” чарасының төп кунаклары Казан шәһәренең “7 поколений” генеологик үзәгенең башкарма директоры Рүзәл Фәйзрахманов һәм бүгенге көндә 1500 кешене туплаган шәҗәрә агачын ясаучы райондашыбыз Йолдыз Җәләева иде. Алар үзләренең хезмәтләре белән бүлешеп, килгән тамашачыларны шәҗәрә ясау осталыгына да төшендерделәр. 

Районда зур эшләре белән күпләргә таныш Йолдыз Җәләева бүгенге көндә әтисе ягыннан бер нәсел агачын булдырган инде. Ул шәҗәрәдә 156 кеше бар.

“Моннан 4-5 ел элек Теләчедә бер өйнең стенасында эленгән шәҗәрә агачы ясалган матур картина күрдем. Ул миңа шундый ошады. Нигә әле мондый картина минем өйнең стенасында да эленеп тормый, дип уйладым. Менә ниһаять әтиемнең әтисе ягыннан җыелган нәсел агачын булдырдым”, - дип картина итеп ясалган шәҗәрә агачын күрсәтте ул. 

Тик әлеге хезмәтен ул “үле агач” дип атый. Биредәге күп кенә тармаклар бер кеше белән туктап калган, нәсел дәвам ителмәгән диярлек. Өлкән буыннарның күбесе исән түгел. Шуңа да беренче агачын Йолдыз “үле” дип исемләгән. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Шәҗәрә төзү эше турында сөйләгәндә аның күзләре яна, һәр сүзе күңел түреннән чыга. Йолдызның йөрәге аша эшләнгән тагын бер хезмәтенең бүген каралама варианты әзер. Биредә аның  әтисенең әнисенең әнисе ягыннан 1500 кеше тупланган һәм ул аны зур баннер итеп ясарга хыяллана. Алай гына да түгел, әлеге баннерны Теләче районы Алан авылына сабан туена алып кайтып, халыкка күрсәтү аның максаты. Бу – нәселнең башланган урыны һәм әлеге авылда шәҗәрә тармагында урнашкан кешеләр күп. Йолдыз сүзләренчә, бу агач “исән”. Чөнки биредәге күпчелек кеше белән ул үзе аралашкан, кайсы тармакны гына алсаң да, нәсел дәвам итә. Йолдызның Нәсел агачына тупланган туганнары Тобольск, Казахстан, Дүшәмбе, Киев, Донбасс, Санкт-Петербург шәһәрләренә төпләнгән булып чыга.

“Бу эш миңа рәхәтлек бирә. Һәр әби-бабайны табу минем өчен зур вакыйга. Табылган туганнарым белән аралашкач, күзләремә яшьләр килә. Кем өчендер бу берни түгел. Ләкин мин бу хезмәткә бөтен барлыгымны бирдем һәм бу минем бурычым дип саныйм. Тарихны, нәселеңне, үткәнеңне белү – һәркем өчен савап эш. Авырлыклар булмады түгел, гел ниндидер каршылыкка очрап торам. Әмма Аллаһ Тәгалә үзе кыенлыклардан чыгу юлларын күрсәтә. Ярдәм итәрдәй кешеләрен чыгарып тора. Мәсәлән, миңа һәрвакыт ярдәм кулын сузучы Фәрит абыйга, Венера апага бик рәхмәтлемен. Шулай ук яңа табылган туганнарым арасында да булышучылар күп булды. Ничек кенә булмасын, мин куелган максатыма ирешкәнче тырышачакмын”, - диде үз чыгышында Йолдыз Җәләева.  

    Казан шәһәренең “7 поколений” генеологик үзәгенең проектлар җитәкчесе Рүзәл Фәйзрахманов та Арча егете. Ул тумышы белән Шурабаш аылыннан, урта белемне Арчаның 2нче мәктәбендә алган. Тарих фәне буенча югары белем алганнан соң, Рүзәл шәҗәрәләр төзү эшенә ныклап керешә. Бүгенге аның башкарган шәҗәрәләре, тарихи проектлары бар. Республиканың төрле районнарын өйрәнеп, китаплар язу эшен дә актив алып бара ул. 


    Китапханәдә үткән чарада үз эшчәнлеге белән таныштырудан тыш, бирегә килгән укучыларга шәҗәрә төзүнең кайбер серләрен җиткерде, аның төрләре белән таныштырды якташыбыз. Укучылар да аның сорауларына җавап биреп, әңгәмәгә кушылып утырдылар. 
    Бүгенге көндә шәҗәрә төзүчеләрнең күбәюен җиткерде Рүзәл Фәйзрахманов. Тик, кызганычка каршы, Арча ягыннан тарих белән, шәҗәрә төзү һәм архив документлары белән кызыксынучыларның аз булуын әйтте ул. “Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк”, - дип мөрәҗәгать ул тыңлаучыларга һәм яшь буынны тарихи үткән белән кызыксынырга чакырды.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев