erid:2VtzquqpS7d
Арчада “татАРЧА боз” турниры: киеренке ярышлар «Арча» хоккей командасының җиңүе белән тәмамланды
Арча яңалыклары

Арчада “татАРЧА боз” турниры: киеренке ярышлар «Арча» хоккей командасының җиңүе белән тәмамланды

Арчада Татарстан һәм Киров өлкәсенән җыелган көчле яшь хоккейчылар арасында өч көн дәвамында барган “татАРЧА боз” хоккей турниры тәмамланды.

28–30 ноябрь көннәрендә «АРЧА АРЕНА» Боз сараенда узган традицион “татАРЧА боз” турниры катнашучылар һәм тамашачылар өчен чын мәгънәсендә спорт бәйрәменә әверелде. Өч көн дәвамында яшь хоккейчылар осталыкларын гына түгел, ә җиңүгә омтылышларын да күрсәтте.

Турнирда алты команда көч сынашты: «Арча» (Арча), «Вятка» (Киров), «Олимпия» (Кирово-Чепецк), «Смена» (Казан), «Стрела» (Казан) һәм «Союз» (Киров). Һәр команда ярышларга зур әзрелек белән килгән иде.

Турнир нәтиҗәләре:

1 урын – “Арча” (Арча) командасы

2 урын – “Союз” (Киров) командасы

3 урын – “Стрела” (Казан) командасы

 

Номинацияләр:

Иң яхшы капкачы – Кәрим Нәбиуллин (#88), “Арча” (Арча)

Иң яхшы бомбардир – Даниил Немчанинов (#17), “Союз” (Киров)

Иң яхшы һөҗүмче – Александр Порядный (#89), “Смена” (Казан)

Иң яхшы сакчы – Денис Шустов (#5), “Олимпия” (Кирово-Чепецк)

Иң яхшы уенчы – Арсений Леушин (#81), “Вятка” (Киров)

Иң файдалы уенчы – Марк Королев (#13), “Стрела” (Казан)

Турнир яшь хоккейчыларның югары дәрәҗәдәге әзерлеген тагын бер кат раслады. Оештыручылар командаларга актив катнашулары өчен, ә тамашачыларга – хоккейчылар өчен җан атканнары өчен рәхмәт белдерде.

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан  да белә аласыз

 


Нет комментариев