erid:2VtzquqpS7d
Арчада төбәкара бокс турниры уза
Арча яңалыклары

Арчада төбәкара бокс турниры уза

Бүген станциядәге күпфункцияле үзәктә СССРның атказанган тренеры Виктор Краснов һәм Арчада бу спорт төренә нигез салган Йосыф Сабирҗанов истәлегенә бокс буенча төбәкара ярышлар башланып китте.

Турнир өч көн дәвам итәчәк. Анда барысы 14 команда, 107 яшь боксчы катнаша. Арча командасыннан тыш ярышларда Казан (4 команда), Волжск (Мари Иле), Васильево, Кужмары авылы (Мари Иленең Звенигово районы), Түбән Кама , Байлар Сабасы,Биектау,Балтач,Азнакай,Тольяттидан  килгән командалар составындагы спортчылар көч сынашачак.
Турнирны ачу тантанасында аларга бокс буенча дөнья чемпионы, СССРның атказанган спорт остасы Айрат Хамматов уңышлар теләде. 

 

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан  да белә аласыз

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев