erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчада Халыкара туган тел көнен билгеләп үттеләр

“Казан арты” тарих-этнография музеенда Халыкара туган тел көнен билгеләп үттеләр.

Бүген Арчаның “Казан арты” тарих-этнография музеена килгән кунаклар “Тел бистәсе” әдәби-акыл уенында көч сынашты. Әдәбиятыбыз ядкәрләре, “Кызык кадак”, тизәйткечләр әйтү, тел чарлау, фал ачу кебек туган телебезнең байлыгына нигезләнгән күңелле уеннар әлеге бәйгедә катнашучыларның күңеленә хуш килгәндер, мөгаен.

Чара вакытында якташ шагыйрьләребезнең иҗаты тупланган “Кадерледән дә кадерле Туган үскән ил генә” исемле җыентык та тәкъдим ителде.  Әлеге бәйрәм Халыкара туган тел көне уңаеннан оештырылды.

Туган телләребездә сөйләшик һәм аралашыйк, дуслар!

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Гөлүсә Хаҗиева,

“Казан арты” музее фәнни хезмәткәре

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев