erid:2VtzquqpS7d
Арчага фән эшлеклеләре кайтты
Арча яңалыклары

Арчага фән эшлеклеләре кайтты

Файдалы семинар.

 Татарстан Фәннәр академиясенең Мансур Хәсәнов исемендәге Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү иснтитутының 30 еллыгына һәм Татарстан энциклопедистикасының 35 еллыгы уңаеннан Арчага фән эшлеклеләре кайтты. Арча районы энциклопедиясен эшләү буенча алар киңәшләрен бирделәр. Семинарда район башлыгы Илшат Нуриев катнашты. Кызыклы һәм файдалы киңәш-күрсәтмәләрне авыл җирлекләре башлыклары, музей хезмәткәрләре, китапханәчеләр тыңлады. Тулырак итеп район газетасында язарбыз.

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев