Арчага Россия Герое Николай Ярцев кайтты
«Ватан Геройлары Вахтасы» (»Вахта Героев Отечества») Бөтенроссия патриотик акциясе кысаларында Арча укучылары һәм студентлары Россия Герое белән очрашты
Очрашуны Николай Ярцев Арчаның 2нче мәктәбеннән башлады. Биредә аны укучылар, мәктәпнең яшь армиячеләр отряды, ФОРПОСТ оешмасы һәм барабанчылар коллективы каршы алды. Герой мәктәп музее, яшь армиячеләр почмагы һәм укучыларны патриотик тәрбияләү ысуллары белән танышты. Шулай ук Арча Укучылар сарае коллективы Арчаның 2 нче мәктәбе базасында "САФТА" балалар-яшүсмерләр спорт-патриотик мәйданчыгы " проектын күрсәттеләр. «Мондый проектлар үсеп килүче буында гражданлык позициясен формалаштыра һәм үз илең өчен горурлык хисе үсешенә ярдәм итә»,- диде Николай Ярцев.
Истәлекле чараның бизәге булып мәктәп укучылары катнашындагы концерт һәм 9-11 сыйныф укучыларының герой белән аралашуы булды. «Мәктәбебездә Россия Героен күрү, сезнең белән аралашу мөмкинлегенә ия булу – безнең өчен зур дәрәҗә. Бүген чын мәгънәсендә тарихи көн. Һәркемгә дә мондый бәхет насыйп булмый», - диде Арчаның 2нче мәктәп директора Гөлназ Гыйниятуллина.
Концерт укучылардан торган мәктәп хоры башкаруында Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимннары белән башланып китте. Биредә яңгырадан җырлар, биюләр – барысы да илебез тынычлыгына һәм хәрби юнәлешкә багышланган иде. Алып баручылар Россия Геройларының батырлыклары белән таныштырып, күңелләрдә горурлык, соклану һәм патриотлык хисләрен яңарттылар.
Яшь армиячеләр отряды җитәкчесе Илдус Әскаров отрядның эшчәнлеге һәм җиңүләре белән таныштырды. Якынлашып килүче Ватан геройлары көне уңаеннан, бу бәйрәмнең тарихын сөйләп, хәрби хәрәкәтләрдә генә түгел, тыныч тормышта да батырлык эшләүнең мөһимлеген аңлатты ул.
Николай Ярцев укучыларны үзенең тормыш юлы һәм хәрби хезмәте белән таныштырды. Хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан вакыттагы очуларны, анда килеп туган куркыныч вакытларны, герой исемен алудагы батырлыгын – барын да тәфсилләп сөйләде ул.
Алга таба Николай Ярцев Арчаның 1нче мәктәбенә, педагогия көллиятенә һәм Гани Сафиуллин музеена юл алды.
Геройның хәрби хезмәте һәм тормыш юлы
Россия Герое, хәрби очучы, полковник Николай Ярцев 1963 елда Луганск өлкәсенең Личисанск шәһәрендә дөньяга килә. 1984 елда Сызрань югары хәрби авиация очучылар училищесын тәмамлый. 1980 елларда Байкал аръягы хәрби округының хәрби-һава көчләрендә һәм Үзәк төркем гаскәрләрендә хезмәт итә. 1987 елның августыннан 1988 елның маена кадәр Әфганстанда хәрби хәрәкәтләрдә катнаша. МИ-24 вертолетында 178 хәрби очыш башкарган. Батырлыгы һәм каһарманлыгы өчен Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә. 1993 елда – Таҗикстанда, ә 1997 елда Чечен-Дагыстан чигендә хәрби хәрәкәтләрдә катнаша.
1997 елда Ю.А. Гагарин исемендәге Хәрби-һава академиясен тәмамлый. 1999 елда подполковник Төньяк Кавказ хәрби округының аерым вертолет полкы командиры урынбасары итеп билгеләнә. 1999 елның августында Дагстанга бәреп кергән бандформированиеләрне юк итүдә катнаша.
1999 елның август-сентябрь айларында үз полкы составыннан беренче булып таулы җирлек шартларында төннәрен хәрби биремнәргә оча башлый, моңа башка очучыларны өйрәтә. 8 августта МИ-24 вертолеты экипажы командиры подполковник Ярцев, очучы-оператор майор А.Будник белән коры җир гаскәрләренә ярдәм итү өчен Ботлиха районына оча. Тиздән подполковник Ярцев боевикларның Зенит җайланмасын таба. Борт кораллары уты белән ул юк ителә. 10 августта аның экипажы биеклекләрнең берсендә боевикларның позициясен таба. Борт коралын кулланып, ул дошман минометын һәм җиде бандитны юк итә.
Россия Федерациясе Президентының 2000 елның 6 маендагы Указы белән Төньяк Кавказ төбәгендә законсыз кораллы формированиеләрне бетергәндә гадәттән тыш хәлләрдә күрсәткән батырлыгы һәм кыюлыгы өчен подполковник Ярцев Николай Николаевичка Россия Федерациясе Герое исеме бирелә һәм аңа «Алтын Йолдыз» медале тапшырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев