erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчалар Волгоградта җиңү яуладылар (ВИДЕО)

Волгоградка поезд белән 27 октябрьдә киттеләр. Яңа гына Арчаның 6нчы мәктәбе тренеры Фәнил Һидиятуллин белән элемтәгә чыктык. Ул безгә фотолар һәм видео җибәрде.

Арчаның 6нчы мәктәбе һәм Яңа Кенәр мәктәбе укучыларыннан торган Тэг Рэгби командасы Волгоградка ярышка барды. Командада менә кемнәр: Илназ Салихҗанов, Ралина Гыйльметдинова, Элина Әсхәдуллина, Ислам Мортазин, Адел Рәхмиев, Айдар Галимов, Артем Карпов, Инзилә Мөхәммәтшина. Артем Карпов һәм Айдар Галимов - Яңа Кенәр мәктәбеннән. 2011 елгы балалардан торган команда белән тренерлары Фәнил Һидиятуллин һәм Рәмис Хәйруллин барды. Ярышта 2нче урынны алдылар. Котлыйбыз! Молодцы! "Бу безнең өчен зур җиңү, - ди тренер Фәнил Һидиятуллин. - Чөнки бу Бөтенроссия күләмендәге ярышлар". Бу уен төре кызыклы. Монда туп тотып йөгерәсең. Билдәге  билбауның ике ягына рэк-тасма куела. Менә шул тасманы, туп белән йөгереп килеп, көндәшеңнән тартып алырга кирәк. Бу уенны аңлатуы кыен. Чабалар алга. Пасны-тупны бирәләр артка. Җитезләр ота. Уенның нечкәлекләре күп. Бүген кичке сәгать 7дә поездга утыралар. Исән-сау кайтып җитәргә язсын. Поездда Волгоградка бер тәүлек килгәннәр. Кайтканда бер тәүлек+ 3 сәгать, ди. Быел Мәскәүдә җиңеп кайткан иде инде алар. Уңышлары белән тагын бер кат котлыйбыз!

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X