erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчаның 2нче мәктәбендә “Ел укытучысы – 2023” һөнәри конкурсының муниципаль этабы финалистларын бүләкләү булды

15 декабрьдә Арчаның 2нче мәктәбендә “Ел укытучысы – 2023” һөнәри конкурсының муниципаль этабы финалистларын бүләкләү булды

Финалистларны район мәгариф идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхәмәдияров, мәгариф хезмәткәрләре район комитеты җитәкчесе Вакыйф Харисов тәбрикләделәр.
– Алдагы этапларда җиңеп финалга үтә алган һәркемгә зур рәхмәт! – диде Рамил Мөхәмәдияров. – Мондый конкурслар мәктәпләр җитәкчелегенә, коллективларга бирелә торган бәя дә әле ул. Без соңрак анализ да ясаячакбыз!

“Ел укытучысы” номина-циясендә Арчаның 6нчы мәктәбе инглиз теле укытучысы Кәбирова Ләйсән Ильяс кызы беренче урынны яулады.

Курса-Почмак урта мәктәбенең математика укытучысы Нуриев Рамил Камил улы – икенче, Яңа Кырлай мәктәбеннән Гайфуллина Ләйсән Харис кызы, Арчаның 7нче мәктәбеннән Зиатдинова Альбина Альберт кызы өченче урында.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

“Иң иҗади укытучы” – Апаз мәктәбеннән Шәрифуллина Рәзилә Рәмис кызы.
“Педагог-профессионал” –  Ашытбаш мәктәбеннән Гыйззәтуллина Гөлүсә Хәбир кызы, Яңа Кишет мәктәбеннән Сафиуллина Миләүшә Фоат кызы, Түбән Аты мәктәбеннән Хәмидуллин Данис Мәхмүт улы.
“Үз эшенең остасы“ – Лесхоз мәктәбеннән Емельянова Гөлназ Илгизәр кызы, Арчаның 5нче гимназиясеннән Вафина Алинә Рифат кызы.
“Дәрес – осталыкның югары ноктасы” – Түбән Мәтәскә мәктәбеннән Шиһабиева Лилия Рәфкать кызы.
“Мәгарифтә традицияләр” – Арчаның 3нче мәктәбеннән Зәйнуллина Римма Фаил кызы.
“Педагогик дебют” – Арчаның 6нчы мәктәбе башлангыч сыйныфлар укытучысы Сәйфетдинов Ришад Фәннүр улы – беренче урын, Лесхоз мәктәбеннән Саттарова Зәлия Фәнис кызы – икенче урын, Г.Курсави исемендәге күппрофильле лицейдан Бәйрәмова Аделя Рамил кызы өченче урын.

“Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы”:
1 урын – Арчаның 7нче мәктәбеннән Шәфигуллина Лилия Әгъзәм кызы.
2 урын – Арчаның 6нчы мәктәбеннән Хөснетдинова Алсу Мөхәммәтдин кызы.
3 урын – Г.Курсави исемендәге күппрофильле лицейдан Сафиуллина Миләүшә Мәүлит кызы.
 

“Йөрәгемне балаларга бирәм” номинациясе – Түбән Мәтәскә мәктәбеннән Нәбиуллина Гөлназ Рәниф кызы.
Җиңүчеләргә бүләкләрне район мәгариф идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхәмәдияров белән мәгариф хезмәткәрләре профсоюз оешмасы җитәкчесе Вакыйф Харисов тапшырды.
Беренче һәм икенче урыннарны алучылар зона бәйгесендә район данын яклаячак.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев