Арчаның 5нче гимназиясендә коррупциягә каршы көрәш темасына чара узды
“Мондый белем бирү чараларын уздыру укучылар арасында коррупциягә каршы дөньяга караш формалаштыруда һәм хокукый культураны үстерүдә мөһим адым булып тора,” – диде Арча муниципаль район башлыгы ярдәмчесе Илназ Зәйнуллин.
Арчаның 5нче гимназиясендә коррупциягә каршы көрәш темасына эчтәлекле чара узды.
Укучылар белән очрашуда Арча районы башлыгы ярдәмчесе Илназ Зәйнуллин, Арча районында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчесе Надия Мифтахетдинова, Арча мөхтәсибәте каршындагы аксакаллар советы рәисе Надир Гатауллин катнашты. Алар коррупциягә каршы көрәш өлкәсендә үзләренең һөнәри тәҗрибәләре белән уртаклаштылар һәм катнашучыларның сорауларына җавап бирделәр.
Очрашуны оештыручы һәм алып баручы булып Руслан Хәкимов чыгыш ясады. Ул хәзерге җәмгыятьтә коррупция проблемасына комплекслы анализ тәкъдим итте. Чара барышында коррупция күренешләренә каршы торуның актуаль аспектлары каралды.
10 сыйныф укучысы Ильяс Гыйләҗевның коррупциянең барлыкка килү тарихына тирән анализ ясады, аның борынгы заманнардан безнең көннәргә кадәр эволюциясен тәкъдим итте. Коррупция күренешләренең төп формаларына һәм аларның җәмгыять үсешенә йогынтысына да җентекләп тукталды.
Тәрбия һәм балалар иҗтимагый оешмалары белән хезмәттәшлек буенча директор киңәшчесе Энҗе Усманова укучыларга мавыктыргыч викторина щзерлщгщн иде. Интерактив форма катнашучыларга коррупция турындагы белемнәрен тикшерергә генә түгел, ә уен формасында коррупциягә каршы законнарның мөһим аспектларын һәм бу күренешкә каршы тору принципларын үзләштерергә мөмкинлек бирде.
“Мондый белем бирү чараларын уздыру укучылар арасында коррупциягә каршы дөньяга караш формалаштыруда һәм хокукый культураны үстерүдә мөһим адым булып тора,” – диде Арча муниципаль район башлыгы ярдәмчесе Илназ Зәйнуллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев