erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчаның 8 нче балалар бакчасында гаилә бәйрәме узды

15 май – Халыкара гаилә көне уңаеннан, Арчаның 8 нче балалар бакчасында матур бәйрәм чарасы узды.

Әлеге көнне истәлекле итү, балалар белән әти-әни, бакча коллективы арасындагы элемтәләрне тагын да ныгыту максатыннан, уртанчылар төркеменә йөрүче балалар катнашында бәйрәм оештырылган.

Бәйрәмгә нәниләрнең әниләре дә чакырылган иде. Әниләр балалары белән бергәләп балачак мизгелләренә дә кайтып килде. Алар балалары белән таныштыру, уен коралларын тану, кйне тану, бию, викторина чишү кебек ярышларда барлык булган белемнәрен, сәләтләрен эшкә җикте. Нәтиҗәсе – катнашучы һәр гаилә җиңүче булып танылды. 

Бәйрәмне оештыруда, балаларны җыр-биюгә өйрәтүдә тәрбиячеләр белән бергә бакчаның музыка тәрбиячесе Ләйлә Алееваның хезмәте ихтирамга лаек. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

-- Быел республикада Гаилә елы игълан ителгәнгә, без хезмәтебезне әти-әниләр белән эшләүгә юнәлттек. Гомумән, бакча коллективы әти-әниләр белән тыгыз элемтәдә, дус яши. Һәрдаим очрашып торабыз, җыелыш, семинар, практикалар уздырабыз.. үзләре дә һәрвакыт булышырга әзер. бәйрәмнәрдә теләп катнашалар., – ди 20 ел дәвамында биредә бакча балалары белән эшләүче Ләйлә Хөсәен кызы. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев