erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре

"Арча хәбәрләре" газетасы - Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Арчаның күппрофильле лицее «Зур Бөркетләр сәяхәте» проекты җиңүчеләре булды

Бу уңыш — укучылар, укытучылар һәм тәрбия эшендә катнашучы барлык педагогларның уртак хезмәте нәтиҗәсе

Лицей коллективы «Бөркет – сәяхәтче» проектының «Зур Бөркетләр сәяхәте» республика этабында җиңү яулады. Әлеге проект Бөтенроссия «Россия Бөркетләре» программасы кысаларында үткәрелә. Бу хакта күппрофильле лицей үз социаль челтәрләрендә хәбәр итә.

“Бу уңыш — укучылар, укытучылар һәм тәрбия эшендә катнашучы барлык педагогларның уртак хезмәте нәтиҗәсе. Җиңүгә ирешүдә директорның тәрбия эшләре буенча киңәшчесе Ләйсән Гәрәпшина, 3«А» сыйныфының сыйныф җитәкчесе Венера Зәйнуллина, шулай ук өлкән сыйныф укучысы Раяна Гарифуллина зур өлеш кертте”, – диелә хәбәрдә.

Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы Уникаль осталык үзәгендә узды. Чара барышында директор киңәшчесенә Рәхмәт хаты тапшырылды, ә 3«А» сыйныфы укучылары истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде.

Тантана милли татар ризыгы – өчпочмак пешерү буенча осталык дәресе белән дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев