erid:2VtzquqpS7d
Арча районында техник карау дәвам итә
Арча яңалыклары

Арча районында техник карау дәвам итә

Якын көннәрдә Казанбаш авылында таләпләрне бозучыларны ачыклау максатында рейд үткәреләчәк.

20 майда Арча районы Үрнәк, Урта пошалым, Казанбаш авылларында шәхси затларның үзйөрешле техникаларына һәм аларның тагылмаларын техник карау үтте.

Үрнәк һәм урта пошалым авылларында техник карауга 32 берәмлек техника тәкъдим ителде. Казанбаш авылында, исәптә 15 техника торуга карамастан, техник карауга бары тик 2 техника тәкъдим ителде. Якын көннәрдә Казанбаш авылында таләпләрне бозучыларны ачыклау максатында рейд үткәреләчәк.

Габделхак Касыймов – Арча районы буенча дәүләт техник күзәтчелеге баш дәүләт инженер-инспектор

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Нет комментариев