erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

"Арча" спорт мәктәбендә волейбол ярышлары

Арча спорт мәктәбендә 2008-2009 елгы кызлар һәм малайлар арасында волейбол ярышлары бара.

Анда 3 кызлар һәм 4 малайлар командалары катнаша. Уенчылар Яңа Кенәр, Иске Чүриле, Кәче һәм Арчаның 7нче номерлы мәктәбе, Казанбаш, Иске Ашыт авылларыннан килгән. 

Кызлар командалары арасында 1нче урында Яңа Кенәр мәктәбе (тренер Т.Әхмәтов), 2нче урында – Иске Чүриле мәктәбе (Р.Сафин), 3нче урында – Кәче һәм 7нче номерлы Арча урта мәктәбенең берләштерелгән командасы (Н.Гатауллин). Малайлар арасында 1нче урынны Казанбаш мәктәбе (тренер Р.Сафин), 2нче урынны Иске Ашыт мәктәбе (физкультура укытучысы М.Габделәхәтов), 3нче урынны Иске Чүриле (тренер Р.Сафин) һәм Кәче мәктәбе (тренер Н.Гатауллин)  командалары алды. Барлык призлы урынны алучылар “Арча” спорт мәктәбе  медальләре һәм Грамоталары белән бүләкләнде. Уен барышын Арча районы волейбол федерациясе рәисе Р.Муллагалиев күзәтте.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X