erid:2VtzquqpS7d
Арчада 140 урынлык балалар бакчасы ачылды
Арча яңалыклары

Арчада 140 урынлык балалар бакчасы ачылды

Анда Татарстан Республикасы фән һәм мәгариф министры Рафис Борһанов катнашты

Бүген «Демография» илкүләм проекты кысаларында төзелгән "Балачак" балалар бакчасын ачу тантанасы булды. Анда Татарстан Республикасы фән һәм мәгариф министры Рафис Борһанов, район башлыгы Илшат Нуриев катнашты.

140 бала сыйдырышлы балалар бакчасында алты төркем җиһазландырылган. Биредә чишенү бүлмәсе, уен, йокы бүлмәсе, бәдрәф һәм буфет, музыка һәм физкультура заллары, административ һәм уку кабинетлары, азык-төлек һәм медицина блоклары бар.

Балалар бакчасы территориясе төзекләндерелгән, анда уен һәм спорт мәйданчыклары, күләгәле урын, чана һәм коляскаларны саклау өчен мәйданчык эшләнгән

 

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Арча Арча районы Арча хәбәрләре

Нет комментариев