erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчада Алмаз Миннекәевны хезмәттәшләре хоккей уйнап искә алдылар

Бүген "Арча" боз сараенда Росреестрның Татарстан буенча идарә хезмәткәрләре элеккеге хезмәттәшләре , якташыбыз Алмаз Миннекәев истәлегенә хоккей уены уздырдылар.

- Алмаз Габуллаҗанович безнең күңелләрдә искиткеч тырыш, инициативалы,яхшы күңелле кеше буларак саклана. Ул бик күп яңа проектларның башында торды. Алар  безнең хезмәттә әле дә киң кулланыла, бу тәҗрибәне хәтта башка төбәкләрдән дә килеп өйрәнәләр , - диде Росреестрның Татарстан буенча идарә җитәкчесе урынбасары Артем Костин.

Бүгенге уен үзәк идарә һәм аның районнардагы бүлекчәләре җыелма командалары арасында узды. Уен башында символик алка ташлауны мәрхүмнең әтисе Габдуллаҗан ага башкарды. Ул бу чараны оештыручыларга, улының хезмәттәшләренә , Алмазны шулай зурлап искә алулары өчен  , олы рәхмәтен җиткерде.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Командалар составында офис хезмәткәрләре генә булуга карамастан, уен бик кызык, киеренке булды. Ике якның да уенчылары бөтен көчен биреп азарт белән уйнадылар. Аз гына өстенлек белән үзәк идарә хезмәткәрләре җиңүгә иреште ( 6 : 4 ).

Алмаз Габдуллаҗан улы Миннекәев узган ел 6 февральдә юл һәлакәтендә һәлак булды. Ул озак еллар Росреестрның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары булып эшләде. Соңрак Биектау районындагы  "Бөреле" ширкәтен җитәкләде, аннары "Арчабаш" ширкәтенә нигез салучы булды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X