erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчада социаль сораштыруда катнашучыларның күпчелеге районда коррупция бар дип саный

Бүген Арча муниципаль районының коррупциягә каршы тору эшен координацияләү буенча комиссия утырышы узды.

Аны комиссия рәисе,район башлыгы Илшат Нуриев үткәрде. 

Утырышта муниципаль хезмәткәрләр тарафыннан коррупциягә каршы законнарның үтәлеше, бу өлкәдә районда булган вазгыять турында фикер алышынды.

Районда  уздырылган социаль сораштыру нәтиҗәләренә анализ ясалды. Анкета нәтиҗәләре күрсәткәнчә, сораштыруда катнашучыларның яртысыннан артыгы районда коррупция бар дип җавап биргән.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

- Димәк, безгә уйланырга җирлек бар, коррупциягә каршы көрәшкә игътибарны тагын да арттырырга кирәк, - диде район башлыгы .

Хөрмәтле укучыларыбыз, әгәр сез районда коррупция күренешенә тап буласыз яки сездән ришвәт таләп итәләр икән сез Арча районы прокуратурасына 3-16-80 , тикшерү комитеты бүлегенә 3-22-80 , полициянең кизү бүлегенә 3-12-02, Арча муниципаль районы башлыгының коррупциягә каршы көрәш буенча ярдәмчесенә 3-25-33 телефоннары буенча хәбәр итә аласыз. 

Исегезгә төшерәбез : закон нигезендә ришвәт бирүче дә җинаять җаваплылыгына тартыла !

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X