erid:2VtzquqpS7d
Арчада тагын бер сугыш ветераны вафат
Арча яңалыклары

Арчада тагын бер сугыш ветераны вафат

Урыныгыз оҗмахта булсын, Фатыйх абый.

Сикертән авылында яшәгән сугыш ветераны Фатыйх абый Дәүләтшин  вафат. Бу хәбәрне ишеткәч, аптырап киттем. Февраль аенда гына янында булып, аралашып айткан идем. Ул көнне әле ул мәктәпкә очрашуга да барды, бик теләп укучыларга сугыш чоры турында сөйләде. Район башлыгы Илшат Нуриевның үзен зурлап, хөрмәт итеп килүенә сөенеп туя алмады. Җырлап та җибәрде. Ә бүген ул юк. Аның шатлыклы йөзе, дулкынлана-дулкынлана бер нәрсә дә онытылып калмасын, дип бөртекләп сөйләве әле дә күз алдында. Урыныгыз оҗмахта булсын, Фатыйх абый.

Фатыйх абый Дәүләтшин турында февральдә газетабызда мәкалә чыккан иде. Аны моннан укыйгыз: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/ach-stem-shua-taza-bulganmyn

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Арча Арча районы Арча хәбәрләре

Нет комментариев