erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчада юл сызыгы ялгыш эшләнгән

Көнбатыш бистәсенә тоткарлыксыз борылып булачак.

Күптән түгел Арчаның Көнбатыш бистәсе чатында юлга тоташ ак сызык ясап киттеләр. Димәк , элеккеге кебек светофорда сулга борылып булмый башлаган иде. Бу турыда социаль челтәрләрдә язучылар да булды. Без бу хәлгә аңлатма бирүне сорап Главтатдортранс дәүләт казна учреждениесе әйдәп баручы белгече Алмаз Шәфигуллинга мөрәҗәгать иттек. Алмаз Фәргатович бу сызыкның ялгыш эшләнгәнлеге һәм шушы арада аның төзәтеләчәге турында хәбәр итте. Әмма моны эшләгәнче  автомобиль йөртүчеләргә юл кагыйдәсен бозмаска киңәш итәбез, юкса правасыз калуыгыз бар. Юлчылар хаталарын тиз арада төзәтерләр, иншә Аллаһ. Бу очракта армиядәге кебек, время пошло , дип әйтергә генә кала.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X