erid:2VtzquqpS7d
Арчалар Балтач районы беренчелегенә узган чаңгы ярышында
Арча яңалыклары

Арчалар Балтач районы беренчелегенә узган чаңгы ярышында

3 гыйнварда Балтач районында чаңгы ярышы (“Спринт” дисциплинасы”) буенча Балтач районы беренчелеге узды. Анда “Арча” спорт мәктәбе командасы да катншаты.

Ярышларда безнең районнан 2002–2003 елгы катнашучылар арасында Илназ Дияров – 1нче, Булат Шәйхетдинов – 3нче, 2004–2005 елгылар арасында Алия Диярова – 1нче, Рүзәл Әүхәдиев – 2нче, 2006–2007 елгылар арасында Әлфис Хидиятуллин – 4нче, Константин Лебедев – 6нчы урыннарны алды. Иң яхшы нәтиҗәне Илназ Дияров күрсәтте.

 

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Нет комментариев