erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Артистларың бер кырыйда торсын: Арча мәдәният йортында яңа сезон ачылышы

Арча Мәдәният йортында эшләүче барлык хезмәткәрләр катнашты ул чарада. Расих – агроном, Ләйлә – сыер савучы, Марат – хуҗалык җитәкчесе...

Узган җомгада Арча Мәдәният йортында яңа мәдәни сезонны ачу булды. Нәкъ узган елдагыча, быел да ул үзенчәлекле үтте. 
Моңа кадәрге бертөрлелектән туйган тамашачы көлде дә, арганчы кул да чапты, соңыннан артистларыбызны басып алкышлады. Чөнки моңа кадәр мәдәният хезмәткәре – җырчы, биюче, оештыручы буларак таныш кешеләр бөтенләй икенче яктан танылды. “Авыл блогерлары” дип аталган музыкаль тамашада сыерын да сауган, хуҗалыгын да җитәкләгән, тракторын да иярләгән, басуларны да иңләгән савымчыларга, тракторчы, агроном, кибетче, фельдшер – кыскасы, авылда нинди һөнәр ияләре бар, барысына да әверелде алар.  Иң кызыгы, барысы да үз исемнәре белән уйный. “Колхоз председателе Марат Фарадисович (чынлыкта Арча Мәдәният йорты җитәкчесе урынбасары Марат Котдусов, искиткеч матур уйный, һәр хәрәкәтен, үзен тотышын, сөйләшүен – телефонда турыдан-туры эфирга чыккан саен башындагы кепкасын салып чәчләрен сыпырып куюына кадәр – тамашачы көлә-көлә алкышлады), авыл “модницаларының” берсе фельд-шер Аида (хореограф Аида Ондрина), агроном Расих (Арча сандугачы Расих Галимҗанов), сыер савучы Гүзәл (Арча халык театры режиссеры урынбасары Гүзәл Нигъмәтҗанова) һәм башкалар.

Шәһәрдә генә түгел, авылларда да интернетның өстенлек итүен, блогерларның яңгырдан соң гөмбәләр кебек үсеп чыгуын шундый шаян рухта күрсәтергә теләде мәдәният хезмәткәрләре. Хәтта блогер “Татар малае“ (блогер, Мәдәният йорты җитәкчесе Рамил Мөхетдинов) шуларны җыеп, башка блогерларны да чакырып, шушы авылда  блогерлар җыены үткәрергә планлаштыра. Кызыклы һәм кызык тема. Кызыклы дигәне шул, хәзер яңа туып, әйберләрне күрә белә башлаган бала каршына да “биш минут тынычлык”, дип телефон китереп куялар, инде сиксәнне үткән әби-бабайларың да (бу тамашада блогерлар “Җидегән чишмә” театры артисты Харис Сафин белән “Питомник” клубы җитәкчесе Нәсимә Гарифуллина “оныклары”н телсез калдырды) телефонда утыра. Яшьләр турында әйтеп торасы да юк инде. Ә кызыгы, тамашачы үзеннән-үзе көлеп утырды, дисәк тә була. Шулай бит инде, күзне тырмап ачу белән кармалап телефонны кулга алабыз, төн уртасында юрган астында тагын телефон карап ятабыз. 

Блогерларның да, алда әйтелгәнчә, чиге юк хәзер. Кемдер ашарга пешерә, икенчесе авыл тормышын күрсәтеп бара, үзе белән булган һәр вакыйганы чагылдыра. Нәрсә ашаган, нәрсә кигән, нәрсә эшләгән... Әлеге тамашада да без шуны күрдек. Әмма колхоз рәисе сүзләренә караганда, хезмәт җитештерүчәнлегенә файдасы да тигән бит. Вәт әкәмәт!
Тик сүз ул хакта түгел, сәхнәдә барган музыкаль, көлкеле, мавыктыргыч чара турында. Тамаша искиткеч булды. Тере тавыш, халык яраткан җырлар, матур биюләр, уен-көлке – русча әйткәндә, супер. Сәхнәгә куелыш – бишле, сценарий - бишле, музыкаль бизәлеш – бишле, чыгышлар – бишле, артистлар – плюс белән бишле! Рәхәтләнеп ял итеп кайттык ул көнне. Алкышларга караганда, башкалар да шундый фикердәдер, дип ышанабыз. Сәгать ярым вакыт унбиш минут кебек сизелми дә үтеп китте.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Сценарий авторы сәнгать җитәкчесе Ләйлә Хәкимова көннән-көн сокландыра. Андагы оештыру сәләтенә исебез китә. Чын мәдәният, сәхнә кешесе ул! Нинди чарага тотынмасын, кулыннан гөлләр тама, диләр андый вакытта. “Хәзинә” фольклор коллективын төзеде. Кыска гына вакыт эчендә танылып та өлгерде. Җиңүләрне “коеп” кына тора ансамбль. Шушы көннәрдә генә дә Йошкар-Ола шәһәренең татар мәдәнияте үзәгендә “Милләтләр хәзинәсе” Бөтенроссия милләтара фольклор фестиваль-бәйгесендә “Аулак өй” күренеше белән чыгыш ясап, беренче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды.

Әлеге тамашага килгәндә, сценарий язу җайлы нәрсә түгел. Ә бу чын спектакль булган бит! Һәр нәрсә уйланылган. Артистлар үз рольләренә туры килә, дөрес сайланган. Сәхнәгә куелыш – Аида, молодец, диясе килә. Бер таныш режиссер: “Пьеса язу бер нәрсә, аны ничек итеп сәхнәгә куясың, артистлар ничек уйный – спектакльнең уңышы шуннан тора”, – дия иде. Монда бәйләнерлек урын юк. Хореограф Аида Ондрина чытлык фельдшерны да әнә ничек оста уйный. 
Яшь талант Дилүс Сәлахов та сокландырды. Нәрсәгә тотынмасын, барысына да кулы бара бит яшь егетнең. Сәхнәдә судагы балык кебек йөзеп кенә йөри. Үзе биюче, үзе җырчы, үзе утлар куючы... Без белмәгән тагын нинди һөнәрләре бардыр әле.

Бу чарада Арча Мәдәният йортының барлык хез-мәткәрләре катнашты һәм искиткеч матур чыгыш ясады. Яратып әйтә торган сүзләрне тагын кулланмый булмый – артистларың бер кырыйда торсын! Егетләр, кызлар, үпкәләмәгез, барыгызның да исемнәрегезне санап китеп булмый, әмма сез – супер! Кайбер авыл мәдәният йортларыннан да катнашучылар бар иде. Чиканастан Вагыйз Әһлиуллин яшьлеккә кире кайтырга булган. Юк, үзенекенә түгел, заман яшьләренә әверелгән. Текә, диләр андый вакытта бүгенге көн егетләре һәм кызлары. Район Мәдәният йортындамы, читтәме нинди чара булмасын, чакыру белән беренче булып килеп җиткән кайбер  авыл Мәдәният йортлары хезмәткәрләре дә читтә калмаган. Кая инде алардан башка. Булдырдыгыз. Так держать, егетләр һәм кызлар.  13 ноябрь көнне “Авыл блогерлары” яңадан арчаларны үзенә чакыра. Бармый калмагыз, Рәхәтләнеп ял итеп кайтыгыз.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев